Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әй күңелле дә соң, туган көн итүләре, ди Балтач сабыйлары (+фоторепортаж)

Бистәнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы быел үзенең өч яшьлек туган көнен билгеләп узды.

Өч ел бер карасаң, кеше гомере белән тигезләсәң бик әз кебек, ә менәныклап уйласаң, ул өч елның эченә кереп төшенә башласаң: күпме яулаган мактаулар, рәхмәт сүзләре, грамотлалар, сертификатлар, нәтиҗәле урыннар, бездә узган район күләм семинарлар, зона семинарлары, Бөтен татар халык “Ак калфак” конгрессы кунаклары белән дисезме.

Ә иң нәтиҗәлесе һәм иң кыйммәтле ирешкән бөек нәтиҗәләребез – бакчабыз ишек алдыннан чыркылдап яңгыраган сабыйлар тавышы, сабыйларның шат авазлары, аларның йөзләреннән китмәс нарасый елмаюлары, безне бик якын итеп көндәлек безгә теләп килүләре, елмаеп дәшүләреннән дә кыйммәтле, йөрәккә рәхәт бирә тоган шатлык бар микән ул!!!

Нәниләребезнең һәрберсе безнең өчен бик кадерле һәм кабатланмас шәхес. Бездән чыгып киткән сабыйлар инде мәктәптә белем алалар, күпме әти-әни рәхмәте, чын күңелләреннән чыккан изге, мактау сүзләренә ирештек бит. Бөтен кеше өчен Рәхмәт ишетүе рәхәт. Безнең өчен ул бигрәк тә дәрәҗәле, чөнки әле без үзебез дә яңа аякларыбызга чын итеп басып,үзебезне тормыш дулкынында сынатмыйча, җилләргә тидермичә, аклап, яклап зур үрләргә ирешеп яши генә башладык.

Шушы көннәрдә үзебезнең сабыйларыбызга, бакчабыз Туган көне хөрмәтенә чара оештырдык. Әй күңелле, рәхәт, чын бәйрәм рухы тулы көн булды бездә. Бөтен нәниләребездә бөтен уеннарда катнашып, биеп, җырлап, күңел ачып, үзләренең булганлыкларын күрсәтеп “Пиратлар” белән көч сынаштылар һәм “Серле сандык”ны эзләп табуда бөтен көчләрен куйдылар.

Алдагы тормышыбыз озын, гомерле юллы булуын телибез, бала кайгы-хәсрәте күрмичә,Аллаһы тәгәлә хәвеф-хәтәрләрдән саклап, тыныч тормышыбыздан, мул табыныбыздан аермыйча, чын дәрәҗәле, нәтиҗәле үрләр яуларга насыйп булсын безгә! Бергә кулга кул тотынып эшләгәндә генә шундый матур, рәхәт тормыш алып барып була, ә без шулай яшибез дә. Туган көнең белән кадерле “Сөенеч” бакчабыз, без сине бик яратабыз һәм мәңге тугры калырбыз дип сүз бирәбез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы