Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа һөнәр үзләштердек – калай бөгәргә өйрәндек (фото)

«Тиздән Казанда "Word Skills" чемпионаты булачак. Шул уңайдан бу уку елында безнең гимназиядә һәр ай саен, берәр һөнәр белән танышу өчен, "Профессиональные пробы" дигән чара үткәрелә башлады. Гимназиянең 6 А сыйныфы егетләренең язмасы шундый экскурсияләрнең берсе турында», дип хәбәр итте Балтач гимназиясеннән Чулпан Габделганиева.

Без, 6 А сыйныфы малайлары, Курмалага "Узор" дигән калай бөгү цехына экскурсиягә бардык. Анда эшләүче Ленар абый калайны ничек кисәргә кирәген аңлатты. Аннары без анда калайдан бизәкләр ясарга өйрәндек, кисеп тә карадык, кискән өрәк, алкалар, чәчәкләрне сиптереп буядык. Ленар абый безгә калайны тәрәзә, түбә кырыйларына куярлык итеп ничек бөгәргә икәнен дә аңлатты. Малайлар Ленар абыйга сораулар бирделәр. Ул җавап биргәндә, без видеога төшердек. Аннары ул безгә бизәкләр төшерелгән альбомнарны күрсәтте. Барганчы кызык булмас, футбол түгәрәге дә кала дип борчылсак, үзебез тотып эшләп карагач, кызык була башлады. Бу экскурсияне оештырган сыйныфташыбыз Рәсим Абдуллинның гаиләсенә бик зур рәхмәт. Без бу экскурсиягә барганга бик шат булдык, тагын бер һөнәргә өйрәндек.

Раян Хәбибуллин, Илназ Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250