Бу уку елын әлеге белем йорты яңарып, матурланып каршы алды.
Өч хөкүмәт программасы кысаларында 21 миллион сумлык капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты ул. Салавычлыларны бу истәлекле көн белән котларга килгән һәркем үз чыгышында бу ремонтның кирәклеген, мөһимлеген ассызыклады.
Бәйрәмдә район башлыгы Р.Р. Нотфуллин, ТР Юстиция министры Л.Ю.Глуховалар катнашты һәм чыгыш ясады.
Шулай ук мәктәп директоры Люция Закирова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, җирле үзидарә җитәкчесе Рәшит Насыйбуллин, "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин, "Ак Барс" банкы вәкиле Азат Зыятдинов, "Стройсервис" оешмасы җитәкчесе Наил Сафиуллин, мәктәп ремонтына матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр Кадрия Латыйпова, Наил Мостафиннар чыгыш ясады.
Бу көнне төзүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре күп ишетелде, укытучылар коллективына һәм укучыларга зур уңышлар теләделәр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев