Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул мәктәбе укучысы Ләйлә Мөбарәкова Удачинаның ярдәмчесе (фото)

Узган уку елында Татарстан Республикасы күләмендә "Детская общественная приемная" дигән проект эшли башлады. Проектта катнашу өчен укучылар анкета-заявка тутырдылар, оештыручыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Шушы җаваплар буенча һәр районнан 1 укучы сайланды. Әлеге бәхет Балтач районыннан Яңгул урта мәктәбенең "Хыял" балалар оешмасы әгъзасы Ләйлә Мөбарәкова насыйп булды.
Ләйлә Балтач районында ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Удачина Гүзәл Любисовнаның иҗтимагый ярдәмчесе итеп билгеләнде. Ул ел дәвамында проект эшчәнлегендә актив катнашты, берничә тапкыр өйрәтү сменаларында булып кайтты. Ләйлә үзенең эшчәнлеген мәктәп күләмендә генә башкарып калмыйча, күрше мәктәпләргә дә чыкты. Анда балаларның хокуклары һәм бурычлары темасына эшлекле уеннар, әңгәмәләр уздырды, проект буенча аңлату эшләре алып барды.Үзебезнең мәктәптә дә Ләйлә күп эшләр башкарды: квестлар, ярышлар уздырды, презентацияләр күрсәтте. Ул әлеге эшчәнлеге өчен республиканың Рәхмәт хатына ия булды.

2016-2017 уку елында, декабрь һәм гыйнвар айларында, ТР Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең яңа сезонына ярдәмчеләр сайлап алу туры уздырылды. Ләйлә кабат үзен сынап карарга булды һәм аңа яңадан бәхет елмайды. Барлык сынау турларын уңышлы узып, "Детская общественная приемная" проектына кабат сайланды. 11 сыйныфта укуына карамастан, ул бу проектка узуына чын күңелдән шат. Ләйлә укырга да, ЕГЭларга әзерләнергә дә, мәктәп тормышында һәм проект эшчәнлегендә дә катнашырга да өлгерә. Мин Ләйләгә киләчәктә уңышлар гына елмайсын иде дип телим һәм 2 ел дәвамында республика күләмендә шушы проект эшчәнлегендә катнашу аңа киләчәктә профессия сайларга ярдәм итсен иде дигән теләктә калам.
Резеда Рәхматуллина,
Яңгул урта мәктәбенең
педагог-организаторы.
erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqv1AZW9