Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул укытучылары бәйрәм итте. Ничек? (+фоторепортаж)

5 октябрь көне -Яңгул урта мәктәбе укытучылары өчен гадәттәгедән бераз үзгәрәк - "Укытучыңны котла!" акциясе белән башланып китте.

Иртән эшкә килүче укытучыларның һәрберсен, мәктәп ишеге төбендә үк, кулларына чәчәк һәм котлау открыткалары тоткан укучылар каршы алды. Алар үзләренең остазларын бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр, сумкаларын күтәрешеп, кабинетларына кадәр озата бардылар. Чәчәкләр, матур тәбрикләү сүзләре, мөгаллимнәргә багышланган җырлар яңгырап торуы һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәм атмосферасы тудырды.

Әле бу үзгәрешләрнең башы гына булган икән! Алга таба мәктәптә яңа директор, яңа завучлар, яңа укытучылар булуы билгеле булды. Бөтенләй яңа состав. Әнә яшь "директор" җыелыш җыйган, "укытучылар" дәрескә керергә әзерләнә, "укыту эшләре буенча директор урынбасары" эшкә килми калган укытучысына алмаш эзли. Дәресләр, тәнәфесләр үзгәрмәгән үзе. Кыскасы, эш бара , мәктәп гадәттәгечә кайный. Әмма башкача. Дәресләр укытырга укытучы роленә кергән укучылар керә, директор да, директор урынбасарлары да -укучылар арасыннан.

Әкренләп ачыкланды: укытучылар бәйрәме уңаеннан, укучылар үзидарәсе дилбегәне үз кулына алган икән! Җыелышып фикерләшкәннәр дә, үз араларыннан директор, завучлар сайлаганнар, кайсы фәнне кем укытасын бүлешкәннәр. Кыскасы, бәйрәм көнне үзләрен укытучылар урынына куеп карарга булганнар. Аларның бу эшкә бик җитди караганнары күренеп тора, йөзләренә чыккан. "Директор урынбасарлары" үз эшләрен бик белеп башкаралар, "укытучылары" дәресләргә ныклап әзерләнгәннәр, ә директор барысын контрольдә тота.

Рольләр алышыну укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Беренчеләре үзләрен укытучы һөнәрендә сынап карауларына сөенсә, икенчеләре укучыларының белемен, тапкырлыгын күреп сөенде.

Әле моның белән генә дә бетмәде! Кичкә укучылар бәйрәм кичәсе дә әзерләгән булып чыкты. Укытучыларга багышланган искиткеч мәгънәле шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барган бу кичә һәркемнең күңеленә хуш килде, чын мәгънәсендә ял кичәсе булды.

Кыскасы Укытучылар көне - Яңгул урта мәктәбе укытучылары өчен истәлекле, вакыйгаларга бик бай көн булып истә калды. Шундый бәйрәм мизгелләре бүләк иткәннәре өчен укучыларга укытучылар коллетивыннан зур рәхмәт!

Ленина Шәфигуллина.
Автор фотолары.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9