Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгулга татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды

Яңгул урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Универсаль белем - күнекмәләрне үзләштерү нигезендә укучыларның шәхесен үстерү» темасына семинар үткәрелде.

Семинар эшчәнлегендә урта һәм төп мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Шәрипова Р. А., Гарипова Х. Н., Әхмәдуллина Э. И. тарафыннан ачык дәресләр, мастер-класс һәм чаралар тәкъдим ителде. "9 нчы сыйныфларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Семинарда катнашучы укытучылар дәресләргә анализ ясадылар, алда торган чаралар буенча эшләрне планлаштырдылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250