Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Янгын куркынычсызлыгы мультфильмнар аша аңлатылды

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, балалар ут белән уйнамасыннар өчен, Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәткәрләре белем бирү учрежденияләрендә даими рәвештә комплекслы профилактик чаралар алып бара. Агымдагы елның декабрь аенда да, Яңа ел чаралары кысаларында, Яңгул авылында урнашкан янгынга каршы аерым бүлек хезмәткәрләре "Гөлчәчәк" бакчасында балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Әлеге әңгәмәнең...

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, балалар ут белән уйнамасыннар өчен, Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәткәрләре белем бирү учрежденияләрендә даими рәвештә комплекслы профилактик чаралар алып бара.
Агымдагы елның декабрь аенда да, Яңа ел чаралары кысаларында, Яңгул авылында урнашкан янгынга каршы аерым бүлек хезмәткәрләре "Гөлчәчәк" бакчасында балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
Әлеге әңгәмәнең максаты - сабый балаларга ут белән уйнауның нәтиҗәләрен аңлату иде. Бүлек җитәкчесе балаларга аңлаешлы формада янгынның каян килеп чыгуын, ут белән уйнарга ярамаганлыгын һәм янгын килеп чыккан вакытта бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук алар янгын куркынычсызлыгы турында мультфильмнар карап, янгынның нәрсә икәнен, аның нәрсәдән килеп чыкканын һәм шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне өйрәнделәр.
Әңгәмә ахырында балаларга һәм бакча хезмәткәрләренә "Янгынны кисәтү һәм балаларның ут белән уйнавы", "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау" турында белешмәлекләр тапшырылды.
Нияз Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250