Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ярак-Чурмада комплекслы үзәк тиздән ачылачак (+фоторепортаж)

Ярак-Чурма авылында башлангыч мәктәбен, балалар бакчасын, мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен берләштергән үзәк төзелә.

Наил Сафиуллин җитәкләгән «Стройсервис» оешмасы районыбызда зур әһәмияткә ия булган объектларны елныӊ-елында сыйфатлы һәм вакытында файдалануга тапшыруы белән дан тота. 2016 елда бу оешма тарафыннан Шубан җирлегендә, Ярак-Чурма авылында башлангыч мәктәбен, балалар бакчасын, мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен берләштергән үзәк төзелә. Алдагы елларда Татарстан Президенты Программасы кысаларында Алан, Әтнә, Түнтәр авылларында урнашкан комплекслы социаль үзәкләр төзүдә зур тәҗрибәсе булган бу оешма чираттагысын - Гондыр һәм Ярак-Чурма халкына хезмәт күрсәтәчәк бинаны вакытында сафка бастыру өчен зур көч куя.

Оешма җитәкчесе әйтүенчә, бу бинага каралган 21 миллион 700 меӊ сум акча бик санап кына бирелгән икән. Килә торган юллар авылда җыелган үзара салым хисабыннан булса, капка-коймалар, юлларны күтәртү чыгымнарын «Алга» күмәк хуҗалыгы үз өстенә алган. Шулай ук Балтач «МДСУ-1» оешмасы бу эшкә тартылган. Мәктәптән 5-6 метр ераклыкта газ торбасы чыгып торса да, тәэмин итү мөмкинлеге кечкенә, дип ерактан газ линиясен тартырга кирәк булачак. Әлегә газ китертү мәсьәләсе проектлары хәл ителгән, килештерүләр бара,газ котельныена инде май аенда ук Башкортстанныӊ Туймазы районынына заказ бирелгән, менә кайтыр, менә кайтыр, дип көтәләр. Бинаныӊ бүлмәләрендә җылылык системалары эшләнгән, электр уты линияләре сыналган. Бу эшкә тәҗрибәле «Гранит» ширкәте егетләре җаваплы. Уӊайлы һәм зәвыклы ишекләр куелган, инде буяу кебек эшләрне дә тәмамлыйбыз , диләр бу объект өчен җаваплы Фәнис Галимов һәм Илһам Нәбиуллин.
«Төзүчеләр көненә барлык төзелеш эшләре башкарылып бетәчәк, бу үзебезнеӊ профессиональ бәйрәмебезгә зур бүләк булачак», ди горурлануын яшермичә оешма җитәкчесе Наил Сафиуллин. Бүлмәләрдә урнаштырылачак җиһазлар кайтып җитсә, Гондыр һәм Ярак-Чурма зарыгып көткән бу бина тантаналы төстә ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250