Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь укытучыларны низагтан чыгу юлларын чишәргә өйрәтәчәкләр

Әлеге программа укытучылар соравы буенча төзелде.

2 марттан Казанда яшь педагоглар өчен, үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, педагогик эшчәнлек өчен кирәкле практик күнекмәләр алу, яшь белгечләрне коллективка беркетү максатыннан, «Үсеш – развитие» дигән семинарлар һәм тренинглар үтәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, 25 яшь педагогны 20 сәгатьтән артык төрле дәресләр көтә. Шулай ук семинарларда алты эксперт һәм остазлар белән очрашулар да планлаштырыла.

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, бу гомуми белем бирү оешмаларының яшь белгечләре өчен мондый форматта үткәрелә торган беренче чара. «Әлеге программа безнең укытучылар соравы буенча төзелде. Бу укытулар матур традициягә әверелер дип өметләнәбез», – диде ул.

Семинар кысаларында педагоглар өчен низагны чишәргә өйрәнү, педагогның психологик портреты, норматив-хокукый база нигезләре, социаль челтәрләрдә педагогның шәхси бренды, социаль проектлау, грант ярдәме кебек темалар буенча мастер-класслар оештырылачак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

https://magarif-uku.ru/tt/yash-ukytuchylarny-nizagtan-chygu-yullar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар