Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әминә Гайфетдинова бүген 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә (фото, видео)

Чутай авылында гомер кичерүче Әминә Гайфетдин кызы Гайфетдиновага бүген 95 яшь тулды.

Әминә Гайфетдинова сугыш чоры баласы буларак, бик яшьли урман кисү эшендә катнаша, окоп та казый. "Кышкы салкыннарда окоп казуларның үзәккә үткәннәре", дип искә ала ул чорларны.

Заманында терлекчелектә эшләгән райондашыбыз, лаеклы ялга чыккач та 13 ел хезмәт куйган, кыскасы,  район тормышын алып баруда үзеннән гаять тә зур өлеш керткән.

Әминә әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов килде, хөрмәтле ветеранны котлап, Рәсәй Президенты  Владимир Путинның котлау хатын, район бүләген һәм дә чәчкәләр  тапшырды.

“Кызыл юл” хуҗалыгы  рәисе  Фердинант Хәйруллин, авыл җирлегеннән Рәхилә Гафиятуллина да Әминә апага иң изге теләкләрен ирештерде.

Әминә апа гаиләдә иң өлкән бала була, алар җиде бертуган үсәләр, бүгенге көндә өчесе исән-сау. Юбиляр энесенең гаиләсендә гомер кичерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшь