Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Арборда тудым, Арборда үстем

1928 елныӊ август аеныӊ соӊгы көннәрендә кояш җиргә җылысын мул итеп өләшкәндә Арбор авылыныӊ Зариф гаиләсендә дөньяга килә ул. Арборда тудым, Арборда үстем, шуннан бер җиргә дә китмәдем, ди Бибиәсма апа матур гына елмаеп.

Авылда 5 сыйныф тәмамлаган нечкә беләкле, ябык кызга колхозда эшне тиз табалар, 1942 елдан 14 яшеннән инде ул рәсми рәвештә хужалыкта эшли башлый. Авылда бригадир нинди эш куша, барысына да күндәм була ул. Авыр сугыш еллары, күӊелләрне әле дә сызландырган сугыштан соӊгы вакытларны искә алганда ветеранныӊ көләч йөзе монсуланып, уйчанланып куя. 1958 елда авылдашы Мөхәммәт белән тормыш корып җибәрәләр, ярты гасыр бер бөтен, матур гаилә булып яшиләр. Кызганыч, 2007 елда Мөхәммәт абзый бу якты дөнья белән хушлаша. 6 балам, 11 онык һәм 10 оныкчыгым бар минем, мин бик бай, ди Бибиәсма апа. Ул бүгенге көндә Чепьяда, Нурсинә исемле кызы карамагында яши. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, Чепья җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитовлар ветеранга үзләренеӊ матур теләкләрен җиткерделәр. Бу теләкләргә Бибиәсма апаныӊ Арборда яшәүче уллары Наил, Васыйл һәм Камил, Самарада гомер итүче Шамиле һәм Вәсиләсе, Чепьядан Нурсинә кызы, 11 онык һәм 10 оныкчыгы кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар