Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Асылбикә Гафетдинова: «Тормыш авыр, диеп зарланмадык, тырыштык…»

60 еллар ахырында, 70 еллар башында эш беткәнлектән авыл җайлап таркала, гаиләләр Казан, Арча, Балтач якларына барып урнашалар.

Асылбикә Гафетдинова Нормабаш авылында ул чорда гадәти булган күпбалалы гаиләдә  олы бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 5 малай, 2 кыз үстек, ачлы-тук-лы торып авыр сугыш вакытларын, аннан соңгы елларның барлык авырлыгын без дә күрдек, түздек, ди ветеран.

Кечкенәдән тормыш тәртәсенә төптән җигелеп, авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән буын зарланмый шул. Сугыштан соң урман эчендә барлыкка килгән «Красный Восток», гади халык телендә «Егерме алты» дип аталган урман хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйле авыл барлыкка килгәч, Асылбикә апа эшкә шунда урнаша. Кышын билдән кар ерып, агач ботак-ларын җыеп яндыру, язын яшь үсентеләр утырту, агач ботакларын чистарту, утын төяү – бар эшен дә эшләдек, зарланмадык, ди. Төрле районнардан, төбәкләрдән җыелган булсак та, авыл бик тату яшәде, башка җирдә әле булмаганда бездә инде электр чыбыклары сузып, ут бирелә иде, башлангыч мәктәбе, кибете, ипи пешерү өчен пекарнясы, клубы гөрләп тора иде, дип искә ала ветеран.

Хәер, ипигә кытлык заманында «Егерме алты» ипиенә күрше авыллардан кеше өзелмәде. 60 еллар ахырында, 70 еллар башында  эш беткәнлектән авыл җайлап таркала, гаиләләр Казан, Арча, Балтач якларына барып урнашалар. Без иптәшем Илгиз белән Балтачка күчәргә карар кылдык. Өйләрне, каралты-кураларны күчереп салу җайлы булмады, шулай да үз куышыбызны булдырдык.

Балтачка күчкәч, район кулланучылар җәмгыятендә, төрле кибетләрдә техничка булып эшләдем, лаеклы ялга шуннан чыктым, дип сөйли ветеран. Алар ике ул үстерәләр, кызганыч, тормыш иптәше һәм улы Илфат инде бакыйлыкка күчкән.

Бүген Асылбикә апа улы Илдар гаиләсендә бәхетле гомер кичерә. Урыным түрдән булды, моның өчен улыма, киленемә, оныкларыма рәхмәт, ди күп сынаулар узган, әмма яшәү дәртен югалт-маган өлкәнебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев