Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бер темага - ике хат яки Яңгулдагы Өлкәннәр бәйрәме

Өлкәннәр көне уңаеннан, Яңгул мәктәбе ашханәсендә бик матур бәйрәм оештырылды. Аңа 280нән артык кеше чакырулы иде. Көз аеның иң матур һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе белән котларга районнан вәкил Равил Таҗетдинов, үзебезнең "Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов килгән иде. Сый-нигъмәтләргә бай табын артында без бергә...

Яңгул авылы өлкәннәре өчен "Әле дә сез бар үрнәк алырга" дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә "Яңа тормыш" җәмгыяте көче белән әзерләнгән табын артында узды. Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, бәйрәм концерты тәкъдим иттек. Өлкәннәребез арасында да менә дигән талантлар бар. Гармунда да уйнадылар, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Искиткеч эчкерсез, матур бәйрәм булды бу. Ахырдан алар чын күңелдән рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Елдагыча, бу бәйрәмнән соң да күңелдә ниндидер рәхәтлек калды. Ходай үзләренә озын гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек бирсен!
Ләйлә Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250