1937 елда туган, башта әнисе белән, ул үлгәч, унбиш еллап ялгызы гына көн күрүче Хатирә әбинең иске өен күргәч, шок булды: кереп карарга да курыктым.
Менә ишеләм-менә ишеләм дип утыручы бу өйдә кеше яшәгәндер дип ышануы да кыен. Ә аның өчен шушы йорттан, шушы нигездән дә кадерле берни юк! Туганнарының балаларында яшәргә дә, башка нигезгә күчәргә дә теләмәгән. Картлар йорты турында исә сүз дә була алмый. Тик бу заманда яңа өй салып бирү дигәнең дә хәл итәлмаслык "төен"гә әйләнгән - әбиең бернинди программага да "туры килми" (өстәвенә, моннан тыш та авыл халкына яхшы мәгълүм сәбәпләре бар). Нәтиҗәдә Хатирә апаны картлар йортына җибәрү котылгысызга әйләнә. Көйләп-сыйпап дигәндәй, ике мәртәбә аны медкомиссияләрдә йөртәләр (хәзер бит картлар йортына урнаштыру да бик катлаулы), тик чират җитте дигәндә генә, әбиебез "кирегә борыла" - "үлсәм -үләм, картлар йортына китмим", дип... өеннән чыгып кача. Кача дигәч тә еракка түгел анысы, туганының баласына гына барып керә...
Район социаль яклау бүлеге җитәкчелегенең башка чарасы калмый: әбинең туганнарыннан туган биш баланы сөйләшүгә чакыралар.
-Нишләргә икән? - дигән сорауга озак баш ватарга туры килмәде, Римма белән Раузит үзебез өй салып бирәбез диделәр, - дип сөйли бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. - Калган туганнары ярдәм итәргә ышандырды.
Һәм унөч көн дигәндә инде әбиебез өр-яңа өйгә күченә. Курчак өе кебек әлеге өйне мин дә күрдем. Кычкырып рәхмәт әйтмәсә дә, канәгатьлеге йөзенә чыккан Хатирә апа, килгән һәркемне өенә чакыра. Күршесе Габдуллаян абый кереп, азан әйткән, авыл абыстае Гадилә апа коръән укыган. - Боларын да Римма оештырган. Өр-яңа борыстан төзелгән өй, тыштан җылытылып, сайдинг белән тышланган, түшәмнәрдә заманча "шакмак"лар, алып-куеп йөрерлек булмаслык итеп, ике катлап куелган тәрәзәләр, җылылык батареялары, паласлар, гөлләр, кирәкле барлык мебельләр (болары да Риммалар "эше")…- бу өйне әкияти серле итә. Күренеп тора: җан җылысы белән эшләнгән. Мөгаен, Хатирә әби картлыгымны мондый матур, уңайлы йортта үткәрермен дип уйламагандыр да.
-Алты трактор чүп кенә түктеләр, - дип сөйли Борнак җирле үзидарәсе җитәкчесе Римма Исьмекова. - Әле бит өй сүтелмәгән һәм утынга яраклы дигән агач материалын җыеп бардылар, шулардан тыш бит бу. Монда җимереклектән башка берни юк иде, ул капка-койма, абзар-кура... коточкыч хәлдә иде. Күреп торасыз, капка-коймасын да яңарттылар, сарай ясадылар, бакчасын тимер сетка белән әйләндереп алдылар, яңа туалетка кадәр ясадылар... Римма белән Раузитка бик сокландык, шулай ук башка туганнары да гаиләләре белән эшләде. Барысына да авыл халкы исеменнән зур рәхмәт!
Әлегә барлык эшләр өчен дә акчаны Раузит түләгән. Дөрес, социаль яклау бүлеге дә матди ярдәм күрсәткән, хуҗалык идарәсе дә, язгы кыр эшләре беткәч, бура бәясен түләргә ышандырган. Менә шундый күмәк көч белән бүген Хатирә әби заманча өйле булган. Бар әле ул изгелек, бар! Игелекле, мәрхәмәтле кешеләр дә безнең арада, янәшәбездә генә. Әнә шушы изгелек тагын бер әбибебезне картлар йортыннан коткарып калды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев