Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген Бөрбаш авылында яшәүче Шәяхмәтова Кристина Романовнага 95 яшь тулды (фото, видео)

Әби “Хезмәт” газетасы һәм дә “Кайтаваз” радиосы журналистларына интервью бирде, фотосессиядә катнашты.

Килен булып төшкәннән бирле Разия дип йөртәләр аны. Хәләле белән 62 ел бергә тигез, матур гомер иткән әбекәй.

Картының үлеменә дә 8 ел икән инде. 6 бала үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары, 10 оныкчыклары бар.

Әбекәй гомер буе совхозда эшләгән. Авыр еллар газабын үз җилкәсендә күтәргән кеше.

Хәзерге вакытта улы Рәис һәм кызы Рәйсә тәрбиясендә гомер кичерә. Әбекәйне котларга район җитәкчелеге исеменнән Илшат Галимуллин, “Бөрбаш” совхозы рәисе Рафис Солтанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Бөрбаш авыл җирлеге вәкилләре килде.

Әби “Хезмәт” газетасы һәм дә “Кайтаваз” радиосы журналистларына интервью бирде, фотосессиядә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшь