Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чираттагы юбиляр тыл ветеранын тәбрикләр өчен Байлар Сәрдегәне авылына юл алдык (фото)

Биредә шушы ямьле авылның саф суларын эчеп, биек тау башларыннан җир җиләкләре җыеп, инеш буйларында каз бәбкәләре көтеп үскән, бүгенге көндә гомеренең алтын көзен каршылаучы Асия Мәннәф кызы Латыйпова гомер итә. Аңа 28 июнь көнне 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район социаль бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урыныннан вәкилләр килгән иде.
Асия апа гаиләдә ике кыз, бер малай үсәләр. Тормышның төрле чакларын күргән, җилкәсендә авыр хезмәт башкарган булса да, күңел матурлыгын һәм йөз чибәрлеген югалтмаган ул. Яшь чакларында, сугыш елларында колхозда эшләгән, артельдә төргәкләүче булган, 1959нчы елдан авыл мәктәбендә җыештыручы булып хезмәт куйган. «Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы фидакарь хезмәте өчен» медале, озак еллар нәтиҗәле хезмәт юлы өчен «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган ветеран ул Асия апа Латыйпова.
- Әниебез янында булганда без әле дә бала, инде күптән үзем әби булсам да, - ди Балтачта яшәүче олы кызы Вәсилә Шәмсетдинова. - Әниебез 1951 елда әтиебез Әхмәт белән гаилә корып, 9 балага гомер биргән. Аның «Герой Ана» дигән медале әле дә кадерләп саклана. Ләкин җидебез исән-сау үсеп җиттек, тик бер энебез Әлфәт бүгенге көндә вафат инде. Диләрә - Түбән Камада, Фирая - Әлмәттә, Гөлсинә - Кукмарада, Зәлидә - Мамадышта тормышта. Ә үзе төпчек энебез Алмаз, киленебез Гөлүсә һәм аларның өч кызлары белән гомер итә. Әтиебез белән 48 ел бергә гомер итеп, аның дөм сукыр әнисен карап-тәрбияләп соңгы юлга озатты. Шуңа күрә үзе дә кадер-хөрмәттә яши. Соңгы елларга кадәр әниебез һәр баласында кунак булып торып кайта иде, кайсыбызда гына булса да, әниебез безнең өчен кадерле, олы кунак. Авылда да аны хөрмәт итәләр. Яшь чакларында әниебез бик матур җырлый торган иде. Мәҗлесләрдә сорап-сорап җырлатканнарын хәтерлим. Әле дә «Рамай»ны җырлатсалар, авылда «Әнә, Асия җыры» дип әйтәләр икән өлкәнрәк кешеләр, - дип искә алып, хатирәләре белән уртаклашты.
Шуңа да озын гомерлелекнең сере тормышны һәм кешеләрне яратуында, гел хәрәкәттә һәм җыр-моңга гашыйк, нечкә күңелле булуындадыр... Нәселләренә күз салсак та, Асия апаның әнисе Фазыйлабану 94 яшендә гомер куйган, Тәкәнештә яшәүче бертуган сеңлесе дә 87нче яше белән бара. Юбилярыбыз 18 оныкның, 13 оныкчыкның кадерле әбиләре булып, тормыштан канәгать һәм рәхмәтле тормыш итә. Алга таба да аңа сәламәтлек, хәерле гомерлләр насыйп булсын!

Чыганак: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250