Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Габдрәүф Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдиновка В.В. Путинның Котлау хаты тапшырылды (+фото)

Габдрәүф Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдиновка 90 яшь тулды.

Яңгулда туып-үсеп, бар гомерен туган авылына багышлаган ветеран бүгенге көндә олы улы Наил белән килене Гөлсинә тәрбиясендә Балтачта яши. Габдрәүф абыйны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин килде. Ул тыл ветераны, хезмәт алдынгысы булган ветеранга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм үз исеменнән истәлек бүләген тапшырды. Шулай ук юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарипов һәм “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та тәбрикләп, бүләкләп уздылар. 

Габдрәүф Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдинов тумышы белән Яңгул авылыннан. Аның балачак һәм яшьлек еллары бик авыр чорларга туры килгән. Сугыш елларында колхозда төрле эшләр башкарган. Чакрымнар үтеп җәяүләп орлык ташу, басу буйлап чәчү, урак уру, ындыр табагында эшләу, урман кисү кебек берсеннән-берсе авыр хезмәт төрләре шактый эләккән аңа. Шулай булса да, төшенкелекккә бирелмәгән, тырыш, өлгер, кирәк чакта үз сүзен курыкмыйча әйтә дә белгән ул. Күңеле тулганда җыр-моң белән дә юанган. Сугыштан соңгы елларда аның тырыш хезмәтен бәяләп, уңыш җыйнау чорында колхозга кайткан комбайнны тапшыралар үзенә. Ел саен ашлык сугуда яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешеп килгән. Нинди эш кушсалар да җиренә җиткереп башкара торган булган. Механизатор буларак, техникаларны ремонтлауда да бик нык ярдәм тигән, фермада терлекләр карау эшен дә башкарган.

1955 елда авылдашы Гайшәбану белән кавышалар алар. Гайшә апаны да Яңгул авылы халкы бик хөрмәт итә. Ул башта балалар бакчасында тәрбияче, ә лаеклы ялга чыкканчы башлынгыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Габдрәүф абый белән Гайшә апа 4 балага гомер бүләк иткәннәр. Олы уллары Наил – бүгенге көндә райондашларга “Балтач агрохимсервис” оешмасы җитәкчесе буларак таныш. Бертуганнары Рашат, Гөлшат, тормышта үз юлларын табып гомер итәләр. Тик төпчекләре Айрат кына вакытсыз гүр иясе булган. Гайшәбану апаның вафатына да 30 елдан артык вакыт үткән. ​ 

Юбилярны котларга килгән “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов Рәүф абзый хакында: "Рәүф абый кечкенәдән үк колхозда авыр эшләр башкарып, зур хезмәт куйган кеше. Мин авылга кайтып колхозга эшкә кергән чорда Рәүф абый белән бергә эшләргә туры килде. Ул үз эшенең чын остасы булган комбайнер иде. Аның янында ярдәмче булып йөреп бик күп яшь егетләр эшкә өйрәнделәр. Гайшә апа белән алар җәмгыятькә файда китерә торган тырыш кыз-уллар тәрбияләп үстерделәр.Олы уллары - Наил Рәүпович безнең колхозда баш инженер булып эшләп, үз тырышлыгы, белемле булуы белән районда җитәкче урыннарны биләде. Тагын бер уллары Айрат та колхозда агроном булып эшләде. Тик, гомере генә кыска булды. Рәүф абый да, Гайшә апа да гел хәрәкәттә булдылар, хезмәт сөючән, тырыш иделәр. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергәннәрю." 

Ә Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарипов исә Гайшә апаны искә алып, хатирәләре белән уртаклашты: “Гайшә апа башта безне балалар бакчасында тәрбияләде, аннан соң беренче сыйныфка кабул итеп алды. Ул безне язарга, хәреф танырга, укырга өйрәтте. Бик акыллы, гадел чын укытучы иде!” 

Габдрәүф абыйның бүгенге көндә сәламәтлеге какшап бара. Күзләре дә күрми башлаган, беренче төркем инвалид булуын да исәпкә алсак, аны кадерләп тәрбия кылып, карап торган балаларына сокланырлык! Ерак араларны якын итеп, әтиләренең хәлен белешергә дип читтә яшәүчесе ул-кызлары да еш кайта, я үзләренә алып китеп кунак итеп торалар. Нәсел дәвамчысы булган 7 оныгы, 6 оныкчыгы өчен кадерле бабай булуы белән дә - иң хөрмәтле кеше ул бүгенге көндә Рәүф абый. 

Әле тагын озак еллар аңа иминлектә, бәрәкәтле гомерләр насыйп итеп, һәр туар таңны куанып каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей