Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гомер сукмагыннан 65 ел бергә

Ямьле яз ае Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче Хөсәеновлар гаиләсе өчен бик күркәм бәйрәм алып килде. Нурзидә апа һәм Хәсән абыйның тормыш корып яши башлауларына 65 ел

Ярты гасырдан артык бергә гомер итү бәхете сирәк гаиләләргә генә насыйп була. Уйлап карасаң, бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!

Уллары Айрат, киленнәре Энҗе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүче өлкәннәр бүгенге көннәреннән бик канәгать булуларын белдереп, шөкер итеп яшиләр. Шундый истәлекле бәйрәм уңаеннан без дә Хөсәеновлар гаиләсендә кунакта булып, Нурзидә апа һәм Хәсән абыйның яшьлек елларына кайтып килдек.

«Танышкан-кавышкан чорыбызга кире кайтсак, ул бик кызыклы башланып китте. 7 классны бетергән елны, кичке уеннарга чыккач, арттан чабышып, качышып йөрибез. Мин качам, ә ул арттан йөри, шулай итә торгач бер җәй үтте, икенче җәйне инде йөри башладык. Аннан ул армия хезмәтенә алынды, хәрби хезмәттән кайткач, яңадан йөри башладык. 1956 елның 25 мартында гаилә корып, шушы нигездә яши башладык», дип елмаеп искә ала еракта калган яшьлек елларын Нурзидә апа.

Гаилә корып яши башлаган вакытта Нурзидә апа кортлыкта эшли, аннан колхоз, совхозда хезмәт куя. Хәсән абый исә башта колхозда эшли, аннан 33 ел клуб мөдире хезмәтен башкара. Заманында Хәсән абый җырларга бик ярата торган була, Балтач, Арча районнарында концертлар куеп, төрле бәйгеләрдә урыннар алып кайткан чаклары да күп була аның. Чиләгенә күрә – капкачы, дигәндәй, Нурзидә апа иреннән калышмаган, үзе дә сәнгать өлкәсен якын итеп, биергә бик яраткан. Хәсән абый лаеклы ялга чыкканнан соң, яңа мәчет ачылганда, аны имам итеп сайлап куялар һәм бу саваплы вазифаны ул 10 елдан артык башкара.

Хөсәеновлар итекчеләр нәсе-леннән булганнар. Хәсән абый да әти-әнисеннән килгән бу кәсепне дәвам иткән, Нурзидә апа да иреннән итек түшәргә өйрәнгән. Хәсән абый баса торган булган, Нурзидә апа түшәгән. Шуңа да башка төрле кул эшләре белән утырырга вакытым да калмый иде. Ә менә гөлләр үстерергә бик яратам дип өстәп куйды ул. Йортның һәрбер тәрәз төбендәге шау чәчәктә утырган гөлләр моңа дәлил дә иде. Килен кайнана туфрагыннан ярала дип белми әйтмиләр. 21 ел элек бу йортка килен булып төшкән Энҗе ханым да кайнанасы яратып башкарган эшне дәвам итеп, гөлләр тәрбияләүдә осталыгын күрсәтә.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 65 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып алты бала дөньяга килгән. Аларны хезмәт үрнәгендә, ил-көнгә лаеклы уллар һәм кызлар итеп үстерә алганнар. Бүгенге көндә инде 12 онык, 14 оныкчык өчен дә хөрмәтле һәм үрнәк алырлык әби белән бабай булып яшиләр. «Дүрт балабыз югары белем алып, үзләре теләгән юлдан китсәләр, ике балабыз урта белем алып, авыл җирендә кирәкле һөнәр сайладылар. Бер улыбыз механизатор булып озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыкты, бер кызыбыз Саба районында пешекче булып хезмәт куя. Ике улыбыз Биектау районында төпләнеп калдылар, өч балабыз үзебезнең авылда. Төп йорттагы ул һәм килен берәр кая китсәләр, авылдагы улым һәм кызым чиратлашып килеп карыйлар.

Бик кадерле әти-әни без, Аллаһыга шөкер», дип балалары хакында горурланып сөйли Нурзидә апа.

65 ел бергә гомер итеп 6 балага томыш бүләк иткән Хөсәеновлар гаиләсендә бала тәрбиясенә карата ныклы бер принцип була. «Балаларны орышсаң да, кыйнасаң да әнине гафу итәләр алар, әтине гафу итмиләр”, дидем ди Хәсән абый. Шуңа да Нурзидә апа аларны кырыслык белән үстерә, ә Хәсән абый ормаган да, сукмаган да, сүкмәгән дә. Балаларының бүгенге көндә әти-әниләренә булган кадер-хөрмәте балачактан алган дөрес тәрбиядә дә чагыла.

Тормышлар үзгәрә, Хөсәеновлар гаилә корып җибәргән көннәр дә еракта калган инде. Алар бер-берсенең кадерен белеп, бүген дә әби, бабай, дип бер-берсенә яратып һәм хөрмәт итеп эндәшеп яшәсәләр, бүгенге яшьләр гаилә тормышын башкача күрә. Нык һәм бәхетле гаилә корырга теләгән яшьләр өчен киңәшләрен биреп, Нурзидә апа: «Яшьләр олылар белән яшәсәләр әзрәк алар ягына авып торсалар бик әйбәт була. Ә инде үзләре генә торсалар, бер-береңнең сүзен тыңласы, бер-береңә юл куясы. Сүз-тавыш бер гаилә дә булмый калмый ул, тик тавыш булды, дип өйдән чыгып китәсе түгел, түзәргә кирәк, чөнки безнең тормышта да төрле чаклар булды. Бабайдан гомер буе яратам дигән сүз ишетмәдем. Хәзер менә картайгач әйтә, әби, мин сине яратам, син әйбәт», ди.

«Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын дигән теләктә калабыз», дип кадерле әти-әниләренә булган хөрмәтне белдереп, изге теләкләрен юллады балалары Нургаян-Әлфия, Нурия-Равил, Зиннур-Әлфия, Гәүһәрия-Галинур, Габделнур-Фәрзәнә, Айрат-Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев