Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Ялгызлыкны сизмим, чөнки якыннарым янымда», ди ветеран

Куныр авылында яшәүче Рәхимә Гомәрова апасының улы Габдулла, килене Раушания белән гомер кичерә.

- Тормышымның барлык максаты – миңа тапшырылган хезмәтемне җиренә җиткереп башкару булды, миннән эшләмәде дип зарлана алмыйлардыр, яшәгән еллар, эшләгән эшләр моны раслыйлар, - ди Рәхимә Гомәрова.

Күпбалалы гаиләдә туган кыз бала кечкенәдән эшчән, санарга һәвәс булып үсә, һәр алынган эшен ахырына кадәр башкарып чыгарга гадәтләнә. Ул бүген дә тормышының һәр вакыйгасын яхшы хәтерли, кайчан узганын, кемнәр катнашканын бик җиңел әйтеп бирә ала. 

– Сталин үлгәнен яхшы хәтерлим. Хрущев властька килде дә, бөтен җирдә кукуруз утырта башладылар. Аны шакмаклап, бик хәсиятләп утырталар иде. Каргалар бик яратты аны. Без балаларны шуларны куарга куйдылар. Кулда озын колга, 2нче яртыда торып, басуга йөгерәбез. Һәрбер балага 30 гектардан артык участок, Дорга белән ике арадагы кукуруз басуында йөгереп йөрүләр әле дә истә, ди ул.

erid: 2VtzqwTSgT9

Башта гади колхозчы булып төрле эшкә йөри, сарык караучы кирәк булгач, ул эшкә дә күнә. Пөхтә, тырыш кызны озакламый хуҗалыкның амбар мөдире итеп куялар. Ул заманда булмаган техника белән, кул көчен кулланып чәчүгә симәнәсен әзерләү, бөртекләрне чистартып дәүләткә озату, ашлыкның сакланышын тәэмин итү дә – барысы да кечкенә гәүдәле, әмма нык холыклы кыз җилкәсендә була. Бу күзалдына китермәслек хезмәтне ул 26 ел башкара. Амбар хуҗалыгын җитәкләү белән бергә, син булдырасың, дип аны авыл Советына хисапчы итеп тә куялар.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да төп хезмәтеннән аерыла алмый, әйдә эшлә инде, дип берничә ел эшләргә күндерәләр. Хезмәтенең хөрмәтен дә күрә Рәхимә апа. Өстәл тулы төрле дәрәҗәдәге Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, дистә еллар дәвамында алынган «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләре – болар барысы да шуның  чагылышы. Авылдашлары аңа зур ышаныч белдереп, берничә тапкыр Куныр авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар, аларның наказларын үтәү өчен көчен кызганмый ул. Партия члены буларак зур җәмәгать эшчәнлеге алып бара, берничә тапкыр Балтач район партия комитеты пленумына делегат булып сайлана, «В.И.Ленинның тууына 100 ел» юбилей, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Хөрмәтле ветеран апасының улы Габдулла, килене Раушания тәрбиясендә туган һәр көнгә шатланып яши. Якыннарыма зур рәхмәт, бик тәрбияле торам, ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9