Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр...»

Шушы көчле ханым сентябрь аеннан, ягъни мобилизация башланганнан бирле хәрби бәрелешләр булган территорияләрдә зыян күргән халыкка, госпитальләргә, яу кырындагы солдатларга беренче тапкырында ук 2 тонна кирәк-ярак, ягъни 172 капчык, 321 тарт-ма әйбер җыеп озатты.

Мин күп күрдем филдәй

                              кешеләрне:

Киң күкрәкле,

                    тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган

                     иң чын адәмне.

Муса Җәлил шигырен күңелемнән генә кабатлап, Норма авылының Таҗи Гыйззәт урамы буйлап түбән таба атлыйм, капка төбеннән үк авылдашым Газинур абый кул изи, исәнләшеп, хөрмәт иткән кешеләремнең утарына үтәм, болдырдан ук, еллар гомер дәфтәренә саннар тезсә дә, йөз матурлыгын, күңел байлыгын җуймаган Елена апа каршы ала. Шулай итеп, Кеше булган иң чын адәм белән очрашам.

– Мин үземне әллә нинди бөек эшләр башкарам дип уйламыйм, һәм һич кенә дә алай кабул итмим, – дип башлый әңгәмәне Елена апа. – Тик менә бер әйберне әйтә алам, халык, чыннан да бөек икән ул, аңардагы рәхимлелек бар дөньяга җитәрлек, көч-куәте таулар күчерерлек икән. Бары дөрес юл гына күрсәтә белү кирәк. Авылдашларым, гомумән, Балтач халкы белән чиксез горурланам мин. Горурлык хисләреннән күзләремнән яшьләр бәреп чыга хәтта.

Елена апа шулкадәрле образлы итеп сөйли, уңганлыгы белән гел дә сокландырган – җәйләрен йорт тирәсен, бакчасын гөл-чәчәкләргә күмгән, аш-суга осталыгы мул табыннарыннан күренгән, чиста-пөхтә, сабырлыгы белән үрнәк итеп куярлык әлеге көчле рухлы ханымнан күзне дә аласы килми.

Кем сокланмас көчкә,

                         тимер сынса

Һәм су чыкса

                    баскан эзеңнән.

Тик ни файда,

          көчең филдәй булып,

Эшең булса

             чыпчык тезеннән.

Менә шушы көчле ханым сентябрь аеннан, ягъни мобилизация башланганнан бирле хәрби бәрелешләр булган территорияләрдә зыян күргән халыкка, госпитальләргә, яу кырындагы солдатларга беренче тапкырында ук 2 тонна кирәк-ярак, ягъни 172 капчык, 321 тарт-ма әйбер җыеп озатты. Иң беренчеләрдән булып авыл төркеменә мөрәҗәгать урнаштырды, ышанычлы кеше булуы белән халыкны үзенә җәлеп итте, килгән һәрбер кешене, күз яшьләре аша рәхмәт белдереп, исемнәрен, китергән әйберләрен дәфтәр битләренә язып алып калып, Аллаһтан һәрберсенә хәерле озын гомерләр теләп, ил-көннәргә тынычлык иңүен ялварып, изге догаларын ирештереп озатты. Көндезләрен үз эшен читкә куеп, кешеләрне кабул итүче, кичләрен шул әйберләрне аралап, рәтләп, хәсиятләп төргәкләүче, төннәрен язу эшләренә утыручы ханым мактанмый, изге хезмәтен чыпчык тезеннән генә дип саный.

– Социаль челтәрдә «Мобилизация Балтасинский район СВО 2022 Волонтерская группа «Поможем Своим» дигән төркем бар бит (анда 1025 кеше теркәлгәне күренә З.Ш.), – дип сөйли Елена ханым. – Анда солдатларга, госпитальдә ятучыларга кипкән җиләк-җимешләр булса әйбәт булыр иде дип яздылар. Тиз генә якындагы кибеткә йөгереп, цитруслы җиләк-җимешләр алдым да, махсус киптергечем бар минем, шунда киптердем. Һәм шушы төркемне оештыручы төп волонтер Гөлчәчәк Усинова белән элемтәгә кердем, үземнең уй-ниятләрем белән бүлештем. Гөлчәчәк фикерләремне хуплады гына. Шуннан киттем Балтач бистәсенә, волонтер егетләрне күреп кайтырга. Аларны инде райондашларыбыз белә – башта ломбардка Рамил Әгълиуллинны күрергә кердем, сөйләшеп тордык, аннан Айдар Хисмәтуллин белән таныштым. Бер очрашып сөйләшүдә үк мин аларның ихласлыгын тоеп алдым. Елена ханым үзенең балаларга киемнәр җыярга теләвен белдерә. Егетләр изге эшне шулай ук хуплый, тик биләмәләрендә урын гына юк. Шулай итеп Елена ханым бик куанып кына ярдәмне үзендә кабул итә башлый.

Эзе калсын керсез

                         намусыңның,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!

Шундый керсез, намуслы кеше инде ул, Елена апа. Казахстанда туган. Әнисез калу, ятимлек ачысы дөньяга карашын үзгәрткән. 4 яшендә 28 яшьлек әнисен салкын гүрләргә сала ул. Фаҗигале юл һәлакәте кызны һәм дә аның бертуган абыйсын мәңгелеккә ятим итә (абыйсы белән 18 елдан соң гына очраша). Балалар йортында үткән газаплы көннәрнең бер мизгеле бер гомергә тиң. Алтмышынчы еллар була бу. Еленаны Казахстандагы балалар йортыннан Яңгулдагысына кайтаралар. Тик ул да бер елдан ябыла. Еленаның әтисе Биктәш авылыныкы була, һәм кызны, картаймыш көнебездә иптәш булыр дип, өлкән яшьтәге әби-бабасы – Прасковья һәм Алексей Романовлар үз яннарына ала. Биктәш авылында белем ала, укытучы Гөлзада апа Фазлыеваның рәхимлелеген йөрәк түрендә кадерле ядкарь итеп саклый. Салавыч урта мәктәбендә биология укыткан Рауза апа Зиннәтуллина шулай ук көчле белем бирүе, дәресләрдә тәмле итеп сөйләве, ятимнәрне яклавы белән күңеленең бер өлешенә якты йолдыз булып урнаша.

Һәр адымыңда синең туры акыл,

Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,

Кылыч белән түгел, турылык һәм

Чынлык белән көчле кешеләр.

3 ел җиңел сәнәгать буенча белем алгачтын, Елена Вәлиева район мех фабрикасында мастер булып эшли башлый, озак еллар фидакарь хезмәт куя, кулларында һәрчак Кызыл байрак һәм вымпеллар – гел аларда... Оештыру эшенә сәләтле Елена ханым беркайчан да, беркайда да югалмый, үзгәрешләр чорында кибеттә сатучы булып та эшли, лаеклы ялга чыккач та тиз генә эштән туктамый әле. Хәер, балачагыннан ук чыпта сугып, чыныгып үскән кызга эшнең авырлыгы сизеләме соң? Ятимлек ачысы озата барган тормыш юлы Елена апаны изге эшләргә рухландыра, гел нинди дә булса яхшылык кына эшләп торасы килә аның.

– Ятимлекнең бетәсе юк аның, – ди Елена ханым күз яшьләренә буылып. – Әнисез калу ул – җиде юл чатында калу белән бер. Кая барырга, кайсы якка карарга, кемгә барып сыенырга белмисең, гел җылы эзлисең. Ә сабый бала булып калсаң бигрәк тә авыр. Ниндидер авыр таш астында калгандай хис итәсең үзеңне, ул таш басканнан баса, тын кысыла, хәл бетә. Һәм менә син үзеңдә көч табып, шул ташны тишеп чыгып яшәргә тиешсең, ничек тә яшәргә, бернигә дә карамастан үсәргә тиешсең! Син яшь үсенте, ярдәмгә мохтаҗлыкны җаның-тәнең белән кичереп өскә, кояшка үрмәлисең, адәм таптап үтә, тик бер Аллаһ сиңа су сибә, үссен ди, кеше булсын, кешеләргә игелек кылсын, ди....

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең, маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

Елена апа кебек маякларыбыз мобилизация башланган беренче көннән үк мәгълүм инде. Чын патриот Айдар Хисмәтуллин хәрбиләрнең хәлен якыннан белгән-күргән кеше, алар Рамил Әгълиуллин белән үз-үзләрен аямый «Барысы да фронт өчен!» дип тырышалар. Әлбәттә, халык белән бергә. Алар район халкына таяна, ә район халкы аларга. Әле менә узган ялда гына бердәмлекнең нәтиҗәсе күз алдында булды. Гуманитар ярдәм илтүче машина ватылып, юлда калды, бер сәгатьтән ары вакыт узды микән, халык кирәкле сумманы күчереп тә өлгерде һәм Айдар Хисмәтуллин Равил абый белән егетләргә булышырга юлга кузгалды.

– Волонтер егетләргә соклануым һәм хөрмәтем чиксез минем, – ди Елена апа. – Эшмәкәр Сергей Мошкинны гына алыйк, инде күпме тапкан малын шушы изге эшкә багышлады ул. Миңа гына да кибетендәге күпме кием-салым, уенчыклар китерде. Украина белән ике арада чабып, товар ташый торган машинасына кадәр эштән чыгарды. Тагын бер эшмәкәр егет – Марат, ишек-тәрәзәләр ясый, аның ярдәме әйтеп бетергесез зур. Тегүче Гөлнара, чәч кисүче Гөлфия, – вакытларын да, акчаларын да кызганмый ярдәм итәләр.

Район халкы аларга мөрәҗәгать итсен иде менә, безнең солдатларыбыз турында кайгыртып яшәүчеләрнең хезмәтләрен уртак итсеннәр, тауарларны да гел Сергей Мошкин кибетеннән алырга тырышсыннар, ишек-тәрәзәләрне дә Марат кебек ярдәм итәргә әзер торучыларга ясаттырсыннар иде. Гөлнара шулкадәр матур, оста тегә, чит районнарга күлмәк тектерергә йөрисе дә юк. Бик көчле волонтер кызыбыз – Арбордан Рания Мостафина бар әле. Рафил, Илшат , Руслан һәм башкалар – төп таяныч.

Утта булган балчык

                          кире купмас,

Эштә булган тимер

                             тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне

                         ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Менә шундый инде безнең ханымнар, ирләргә генә авыр булмасын дип, ярдәм итәргә атлыгып торалар. Раббым ярдәменнән ташламасын, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен аларга. (Елена апа ире Газинур белән Ленар исемле ул, Айгөл исемле кыз үстерделәр, балалары икесе дә башлы-күзле, хәзер оныклар сөяләр. З.Ш.).

Менә тагын Елена апа бу атнада юлга кузгалачак экипажга ярдәм итәргә тырыша, бу юлы егетләребез Луганский халык республикасындагы балаларга ярдәм илтә һәм госпитальгә бара. «Әйберләр җыюымны дәвам итәм. Хатын-кыз һәм балалар әйберләрен язып алып килсәләр әйбәт булыр иде. Бәлки кемнәрнеңдер өйләрендә уйналмый яткан әйбәт, ватык түгел уенчыклар бардыр, укылган китаплар ятадыр, аларны чиста-пөхтә итеп китерә алалар, батарейкалы булсалар, яннарына батарейка да куярга мөмкин. Подгузниклар, балалар кремнары, присыпкалар, рәсем ясарга пластилин, фломастер, карандаш, альбом, раскраскалар, клей, төсле кәгазьләр, берсе дә артык түгел. Якын көннәрдә тагын ярдәм озату каралган, анысы инде иң алгы сызыкта булган райондашларыбыз өчен булачак. Ә госпитальгә медикаментлар, урын-җир әйберләре, кер юу порошоклары, табак-савыт юарга губкалар, сабын, эчәр сулар кирәк. Тик яткан телевизорлар, иске, кулланылмый торган кер юу машиналары, микродулкынлы мичләр булса да хәбәр итсеннәр иде. Адресым – Таҗи Гыйззәт урамы, 2», ди ул.

... Герой шагыйрь кешелек турындагы «Бер үгет» дигән шигырен 1943 елда язган икән, 9 декабрь көнне, ә мин Елена апада быелның 12 декабрендә булдым. Аннан без бу шигырьнең мәгънәсен, көчен аңлап та бетермәгәнбез икән. Ярый әле, Елена апа кебекләр бар, аңларга-аңлатырга... Мине мактама, халыкны макта, дип озатып калды ул киткәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көчле ханым