Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәңге төзәлми торган яралар (+ фоторепортаж)

Ул вакытта тормышлар бик кыен иде, бер кешегә дә ансат булмады, сугыш арты еллары да бик яман булды. Мәктәптә 7 сыйныфка кадәр белем алдым, аннан бригадта йөреп, төрле эшләр башкардым. Урак та урдым, биш ел дуңгызчылыкта эшләдем

Арбор авылында гомер итүче, шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үткән Фагыйлә Гарипова сүзен сугыш елларындагы хатирәләреннән башлап җибәрде: «Ул вакытта тормышлар бик кыен иде, бер кешегә дә ансат булмады, сугыш арты еллары да бик яман булды. Мәктәптә 7 сыйныфка кадәр белем алдым, аннан бригадта йөреп, төрле эшләр башкардым. Урак та урдым, биш ел дуңгызчылыкта эшләдем. 1948 елдан алып 1970 елларга кадәр фермада, аннан терлекчелектә хезмәт куйдым». Фагыйлә апа бер эштән дә куркып тормыйча, башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыга торган, җаваплы эшче була.

1965 елда кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем белән бик матур яшәдек. Мин килен булып төшкән гаиләдә кайнанам, каен сеңлем, каен энем бар иде. Әни белән 32 ел бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәдек, ирем белән дә 35 ел гына яшәп калдым, начар авырудан гүр иясе булды ул.

Тигез, матур тормышта Фагыйлә апа белән Тәбрис абый дүрт балага гомер бүләк итәләр. Олы кызлары Фәнүзә еракта, Свердлау өлкәсендә яшәсә дә, елына бер кайтып, әнинең, туганнарымның хәлен белеп килергә тырышам, ди. Икенче кызлары Фәйрүзә Шода егете Билсурга тормышка чыгып, шунда матур гомер итәләр. Олы улы Фәрит тормыш иптәше Ләйсән белән гаилә корып җибәргәч төп нигездә, әниләре янәшәсендә яшәгәннәр. Аннан йорт җиткезеп, башка чыкканнар. Бүгенге көндә юбиляр төпчек улы Фердинанд, килене Фәйрүзә тәрбиясендә яши.

Балачагы юклык, яшүсмер чоры сугыш вакытына туры килеп, тормышның ачысын-төчесен күп күрә Фагыйлә апа, шулай да сыгылмый. Бүгенге имин көннәргә шөкер итеп, 90 яшенә кадәр яши алуына сөенеп гомер итә. Тик якыннарыннан бер кеше дә калмаганга көенеп, «Бертуган абыем, апам, энем бар иде, берсе дә исән түгел шул инде», дип күңелендәге мәңге төзәлмәс яралары хакында бәян итте юбиляр.

erid: 2VtzqumtM4F

Фагыйлә әбине күркәм юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, «Арбор» җәмгыятенең баш хисапчысы Нурия Якупова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина имин картлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, юбилярга РФ Президенты Путинның Котлау хатын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Ә Фагыйлә апа Амин, диеп, һәрбер теләккә һәм бүләккә сөенеп торды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B