Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мөкәррәмә Миңнемуллина: "Үткәннәрне сагынмыйм, бүгенге тормышка сөенеп туя алмыйм!"(+фото)

Комзавод авылында яшәүче Миңнемуллина Мөкәррәмә Миңнемулла кызына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды

 Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы профсоюз җитәкчесе Рәис Сафиуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 
Мөкәррәмә апа Миңнемуллина үз тормыш юлы белән таныштыруын “Бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшәвемә сөенеп туя алмыйм, дөньялар бик матур, җитеш, бай бит хәзер – җәннәтнең үзе кебек. Яшәгән саен яшисе генә килеп тора, бер дә бу якты дөньяларны ташлап китәсем килми әле. Балаларым да бик әйбәт булдылар, улым белән киленем тәрбиясендә яшим!” дип башлады.

Төзек каралты-кура, әкияттәгедәй гүзәл, бизәкләр белән матурлап сырлап ясалган капка-коймалар, үзенчәлекле сыннар, ял итеп утыру өчен махсус эшләнгән беседка ишек алдына килеп керүгә бар игътибарны җәлеп итеп ала. Бу йортта тырыш, кулы һөнәр белгән ир-егетләр яшәгәнен күрсәтеп тора. Киң, якты, зур йортның түрендә ак яулыклы Мөкәррәмә апа балкып утыра. Әйе, бүгенге бәйрәмнең сәбәпчесе дә ул бит. Сабыр холкы, тыныч күңеле белән ул үзенә тартып тора. Шушы авылда туып-үсеп, тормыш юлын да туган җирендә дәвам итә ул. 

- 13 яшемнән колхозда эшли башладым. Сугыш башланган еллар иде. Бик авыр вакытлар. Искә аласым да, сөйлисем дә килми ул елларны. Артта калды инде, онытылмый гына.... Бу нигезгә 1955 елда килен булып килдем. Тормыш иптәшем Мөхәммәтнәбинең беренче хатыныннан калган ике яшьлек кечкенә улы бар иде. Аны үз балам кебек яратып, тәрбияләп үстердем. Үзебезнең дә 3 балабыз туды. Бертуганнардай үстеләр. Тик улыбыз армиягә киткәндә озату кичәсендә авылдаш бер иптәше мине үз әниең түгел ул дип, дөресен әйткән. Шул вакытта гына ул үзенең үги бала булуын белде. Шулай да мине гомер буе әни дип йөртте, бер гаилә булып яшәдек, какмадык. Гаилә корып, балалар үстерде. Хәзер оныклары үсеп килә. Алар әби дип хәлләремне белеп торалар. Тик гомере генә кыска булды, бүгенге көндә ул да үз улым да арабызда юк инде, 50 яшьләрендә гүр иясе булдылар.

Раиф улым Комзавод авылы кызы белән кавышып,ике бала үстерделәр, 4 оныклары бар. Малмыжда яшиләр. Улым 50 яшендә вафат булды.  Гөлзада килен балалар белән төп нигезгә эзне суытмый, кайтып-китеп йөриләр.

Хәзерге көндә улым Рәүф белән кызымдай якын киленебез Сәвия тәрбиясендә яшим. Сәвия безгә 19 яшендә килен булып килде. Инде менә хәзер 35 ел бер уйда, бер сүздә булып тату гомер итәбез. Сабыр, тырыш, кунакчыл, туганчыл була белде. Кайчан гына булмасын, кем генә кайтып кермәсен һәркайсын кайнар ризык, якты йөз белән каршы алды. Зур рәхмәт аңа. Инде үзе дә бием булды. Кечкенә оныкчыгыбыз Айзат үсеп килә” дип шатлыклы вакыйгалар белән уртаклашты Мөкәррәмә апа. 
Юбилярыбыз онык-оныкчыкларга бик бай булып чыкты. Бүгенге көндә аның 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Һәркайсы өчен тәрбия үрнәге һәм гаилә учагының җылысын саклаучы акъәби булып гомер итә ул. Тырыш хезмәт юлы үткән ветеран буларак та, бу гаиләне авылдашлары ихтирам итә. Тормыш иптәше Мөхәммәтнәби абзый Гатиятуллин авылда бригадир булып хезмәт куйган булса, Мөкәррәмә апа колхоз кырларында эшләгән, бригадта төрле эшләр башкарган, мәктәптә җыештыручы да булган. Уллары Рәүф тә “Кызыл юл” хуҗалыгының мактаулы механизаторы. Иртә таңнан тракторын яки комбайнын иярләп иген кырларын иңли. Чепьяда гаиләсе белән гомер итүче кызы Мәгъдүдә апа да хезмәт кешесе. Ул гомере буе мех әйберләр тегү цехында эшләгән. Бүген алар һәркайсы бер табын артына әниләренең гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдылар. “Нәнә безнең өчен әле дә олы терәк, юаныч, киңәшче. Ул барында без әле дә бала булып калабыз!” диде кызы Мәгъдүдә апа.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Автор фотолары

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей

erid: 2Vtzqv1AZW9