Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нәкыя Калимуллинаны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга Ирек Зиннуров килде

Нәкыя апа Кәлимуллина: "Туңсам алып китәләр, җылынгач кайтарырга кушам"

Балтач бистәсенең Тукай урамында узган гасырлар рухын саклаучы авыл өендә яшәүче Нәкыя апа Кәлимуллинаның 90 яшьлек юбилее үзгәлеге белән истә калыр, чөнки авыр чорлар газабын кичеп, бүгенге көннәргә хәерле озын гомерләр белән килеп җиткән ветераныбызны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә башкалабыз кунагы, спортчы Ирек Зиннуров та котлап үтте.

Нәкыя апа тумышы белән Арбаш авылыннан. 7 бала үсәләр, бүгенге көндә туганнарыннан бер үзе генә исән, "абыйларым, энем, 3 апаем бар иде, менә хәзер үзем генә калдым", ди ул көрсенеп. Ачлы-туклы яшьлек еллары... дәһшәтле сугыш... Ирләр фронтта, эшләргә кеше юк. Язын җир сукалау, җәен йөк ташулар, кышын урман кисүләр Нәкыя кебек кызлар җилкәсендә. Кызларны өч төркемгә бүләләр - окоп казу, торф чыгару, урман кисү. Нәкыя апа урман кисүгә эләгә. Сугыштан соң Арбаш дуңгыз фермасында эшли, шунда гомерлек чирен ала.

- Дуңгызларның бала тудыру вакыты җитсә, алар бик чорсызга әйләнәләр, җирләрне актарып-казып бетерәләр, җимерәләр, ишәләр, - дип сөйләп китте әбием.- Беркөнне иртән килсәм, коточкыч хәл. Тиз-тиз генә җыештыра, рәтли башладым. Бәрелә-сугыла йөреп, аягымның сеңерен чыгардым. Шул килеш йөрелде. Аннан берсендә печәнлектән сикергәндә шул сеңер дигәннәре өзелеп үк чыкты. Шулай итеп аяксыз калдым , 2нче группа инвалид дигән таныклык бирделәр һәм Калинин колхозына эшкә яраксыз булганлыктан, Балтачтагы инвалидлар артеленә эшкә төштем.

18 ел колхозда, 23 ел артельдә эшләп, лаеклы ялга чыга. Балтач егете Мәгъсүмҗан Хәмбәловка кияүгә чыгып, матур гына гомер кичерәләр. Бабайсы үлгәнгә 8 ел инде, әмма әбинең аны сагынмаган бер генә көне дә юк. Алтын куллы булуын, ничек итеп шушы бура өйне күтәрүләрен, иптәшенең берүзе өй түбәсе ябуын, оста пыяла кисүче булуын еш сөйли. Артельдә эшләгән елларны искә алганда, әңгәмәбезгә үзе дә шушы көннәрдә генә күркәм юбилеен билгеләп үткән, ә бүген исә үзенең ветеранына хөрмәт белдерергә килгән Фирдәүсә Фәрхетдинова да кушылды: " И, сеңелем, ул чакта мехчыларны мунчала күлендә дә эшләттеләр, борчак та чаптырттылар, печәнгә йөртүләр дә калмады...", ди. Әбием исә, мине алай йөртмәделәр, рәхмәт , какмадылар, хәлемә керделәр, җиңел эшләр генә куштылар, ди.

Нәкыя апа бүген бер-бер артлы бүләкләр генә кабул итеп утырды, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова да зур бүләк белән куандырды бистә җирлегендә яшәүче тыл ветеранын. Бик канәгать әби, аеруча да шушындый рәхәт тормышта яшәткән ике кызыннан, туганының ярдәмчел кызыннан. "Тамак тук, өс бөтен, туңсам алып китәләр, җылынгач кайтарырга кушам. Кызларым бик чакырсалар да, йортымнан аерыласым килми, Мәгъсүмем җиткергән йортны ташлап китәргә йөрәгем җитми", ди. Нәкыя апаның барр теләге - сугышлар гына була күрмәсен, Ходай сәламәтлектән аермасын. Соңыннан социаль яклау бүлеге Алсу Гатиятуллинага гозере барлыгын да җиткерде. Өйнең түбәсен алыштырырга кирәк икән, социаль хезмәткәр дә хаҗәт. Мәсьәләне өйрәнеп, хәл итәрбез, дип ышандырды сүзендә торучы мөдир.

"Хезмәт"кә язылмыйча калганым юк, килүен зарыгып көтеп алам, яратып укыйм, авыллар турында күп язасыз, танышларымны табам, укырга кызык, инде менә насыйп булгач, үзем турында да укырга язгандыр", дип озатып калды. Сөбханалла, хәерле озын гомерләр бир дә, камил акыллардан яздырма өлкәннәребезне, яраббым, алар белән тормышыбызда ямь һәм гамь бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250