Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нәсимә апа Идрисова: «Без 4 кыз идек…» (+фото)

Арбор авылында гомер итүче Идрисова Нәсимә Хәсән кызына 26 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыятенең баш хисапчысы Нурия Якуповалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Арбор авылында Хәсән абый гаиләсендә бер-бер артлы туган балаларның барысы да кызлар була. Мәүлиха, Нәсимә, Гөлсимә, Гөлчирә. Кызлы гаиләдә эш аерып тору юк, барысын да бергәләп башкаралар.

Нәсимә апа: “Ирләр эше дип тормадык, сукага да чыктык, урман да кистек, утын да ярдык, бүрәнәләр ташып үзебез йорт та салдык. Кечкенәдән эшләп үстек, үзебез эшләп яшәдек. Кешегә салынып, читтән ярдәм көтеп ятмадык. Бик нужа күрергә, авырлыкларны күп татырга туры килде. Ачлык елларын да кичердек. Ат кузгалагы ашап үстек без. Алабута ипие белән урман кистек. Ул уалып бетә торган иде. Шуның белән тамак ялгаганбыз инде... Хәзерге кешеләр аларны ашыйсы дип тә белмиләр. Безнең елгылар бөтенебез бертөрле тормыш күреп үсте инде. Ә ул сугыш елларын әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел...

Карагандага китеп, 6 ел тимер юл салу эшендә эшләргә дә туры килде. Аннан кайткач, колхозда 20 ел фермада сыер саудым.

Мин гомерем буе шушы туып-үскән нигездә яшәдем. Язмышыбызга шулай язылган булгандыр инде, бертуганнар арасыннан Мәүлиха апа белән мин кияүгә бармадык, усаллыгыбыз да бар иде инде... Үз тормышыбызны үзебез алып бардык. Ялкау ир-атларны яратмадык. Туры сүзле, эшкә таза кызлар булгач, егетләр безнең янга килергә шүрлиләр дә иде. Безне “Хәсәннекеләр” дип йөрттеләр. Ә сеңелләребез тормышка чыкты: Гөлсимә Казанда яшәде, 83 яшендә вафат булды. Гөлчирә – Чепьяда тора, шунда больницада эшләде.

Иң олы апабыз Мәүлиха колхозда 20 ел бригадир булды.. Эшләтә дә белде, сүзе дә үтә иде. Беркемне дә гаепле дип хөкем дә иттертмәде. Авыл халкын яклый иде. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда эшләде ул. Әле дә авылда “Безне ачлыктан Мәүлиха апа гына коткарды” дип, рәхмәт әйтеп хөрмәт белән искә алучылар бар. Мәүлиха апа былтыр декабрь аенда авырып, урын өстендә ятканнан соң, 93 яшендә вафат булды. Ләкин аны соңгы юлга озату минем өчен бик авыр булды. Авылның иң өлкән кешесе булса да, аны авылда күмү йоласын тиешле дәрәҗәдә оештырып чыга алмадылар. Колхоздан ярдәм булмагач, күрше егете Маридан гүр тактасы алып кайтты. Гомер буе шушы авылда яшәп, мондый авыр көнгә калырбыз дип уйлап та караган булмады. Бик нык хәтеребез калды!”– дип үпкәсен дә белдерде юбилярыбыз.

Әйе, җитәкчеләр алдында шушы күңел түренә уелып калган сагышын ачып салса да, туган көне белән котларга килгән бертөркем кунакларны озата чыкканда: “Ул сүзләрне йөрәгем авыртуын басар өчен әйттем. Гаеп итмәгез инде... Һәркайсыбызның бу якты тормышларны бер калдырып китәсе бар... Кешечә булсын иде! Бик тырыш, булдыклы, гомер буе колхозда эшләгән, нинди авыр елларда биргадир булып торган апам бит ул. Аны югалту, соңгы юлга озату минем өчен бик авыр булды. Без бит тормышны икебез алып бардык...", - ди.

- Хәзер менә берүзем генә яшим. Ләкин ялгыз ук түгел. Чепьяда яшәүче 83 яшьлек бертуган сеңлем Гөлчирә һәм аның балалары, оныклары килеп хәлемне белеп торалар. Алар арасында 7 врач бар. Шулай ук күптән түгел генә районнан үземә көндәлек эшләрне башкаркып, ярдәмләшеп торырга социаль хезмәткәр дә беркетеп куйдылар. Фәридә Чуртанова исемле. Чепьядан кадәр килеп эшли, бик тырыш. Өйне дә җыештыра, бакчамны да карый. Бер көнне күршем кереп, “Фәридәң, җәннәт ясаган бит!” дип сокланып, мактап чыгып китте әле. Мондый да кеше булса, булыр икән! Миңа шулай кадер-хөрмәт күрсәткән өчен бик рәхмәтлемен Фәридәгә. Үз игелекләре үзенә әйләнеп кайтсын, картаймыш көнендә үзе дә кадер-хөрмәттә яшәсен, балаларының игелеген күрсен дип телим”, – ди Нәсимә апа яшәү рәвешен тасвирлап.

Йорт җире пөхтә​, төзек аның. Бу йортта хатын-кызлар гына тормыш алып барган дип әйтә торган түгел. Дистә еллар элек үк авылда беренчеләрдән булып, апасы белән заманча капка-койма ясатып куялар алар. Абзар тутырып эре терлек, кош-корт асрап, шуларны үстереп сатып тормыш алып барганнар. Нәсимә апа үзе генә калгач хайваннарны бетерергә мәҗбүр булган.

Бу нигез элек-электән бәрәкәтле, игелекле булган. Чөнки биредән бервакытта да кеше өзелмәгән. Районнан яки читтән килгән җитәкчеләрне, тикшерүчеләрне төшке аш ашатып яки кундырып чыгарасы булса да, аларга мөрәҗәгать иткәннәр. Бик еш кына колхозга эшкә кайтартылган яшь белгечләр, яисә яшь укытучылар да биредә йортка кереп тора торган булганнар. Бертуган Идрисовалар аш-суга да бик оста булганнар. Авылда килен төшерәсе, туй һәм мәҗлесләр үткәрәсе булса да, табын әзерләшергә аларны дәшкәннәр. Бик төгәл, чиста-пәхтә, гадел булганга Арбор авылында абруйлары зур, хөрмәтле гаилә булганнар алар.

Юбилярны котларга килгән авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин да авылдашы хакында: “Әйе, Нәсимә апалар элек-электән бик тырыш, эш сөючән булдылар. Ялгыз әбиләр гадәттә ярдәмгә мохтаҗ булалар, ә алар киресенчә, үзләре ярдәм итәргә торалар иде. Эшләп, күпләп мал-туар асрап тормыш алып бардылар. Ялганны, дөреслексезне яратмадылар, гадел, туры сүзле булдылар. Әйтәсе сүзләре булса, кешенең күзенә туры карап әйтәләр иде. Гайбәт сатып йөрмәделәр. Шуңа күрә андыйларны “Үзләре – корыч, телләре – борыч” диләр”, – дип Идрисовалар гаиләсенә бәяләмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар