Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Прокуратурада эшләгән елларым кызыклы иде»

Бөрбаш авылында яшәүче Мәйсәрә Каюм кызы Зарипова үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга күп еллар элек үзе эшләгән прокуратура коллективы тулы составта килгән иде. Алар Мәйсәрә апа белән ул эшләгән еллар турында сөйләшеп, юбилярның истәлекләрен яңарттылар. Район прокуроры Илдар Гайнуллин барлык хезмәткәрләр исеменнән Мәйсәрә апаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котлап, тагын биш елдан 100 яшьлегегездә дә очрашырга насыйп булсын, дип теләде.

Мәйсәрә апа Зарипованы район башлыгы исеменнән котларга килгән  урынбасары Наил Сабирҗанов, «Бөрбаш» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Солтанов, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин да аңа изге теләкләрен һәм тырыш хезмәте өчен рәхмәтләрен ирешетереп, бүләкләр тапшырып үттеләр. Әбекәй үзен котларга килгән һәркемгә: «Мине онытмаганыгыз, зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт», дип, изге теләкләрен ирештерде.

Юбиляр тормыш юлы белән таныштырып, менә ниләр сөйләде:

– Мин Чепья авылында, ишле гаиләдә туып үстем. Безнең йортыбыз чиркәү каршында урнашкан, ә чиркәү янында зур оешма – прокуратура бар иде. Мин анда секретарь булып эшләдем. Беренче килгән прокурор Кузнецов фамилияле иде, ул кешегә бик игътибарлы булды, бервакытта да кешене кире бормады. Прокурорыбыз рус булгач, килгән кеше башта мөрәҗәгатен миңа җиткереп, киңәшләр сорыйлар иде, минем бүлмәгә кермичә, прокурорга да, аның урынбасарына да кермиләр иде.

Прокуратураның ике аты бар иде, авылларга эш белән чыгып китәсе булса, шуларны җигә идек. Кузнецов үзе дә авылларга йөри иде, кешеләргә ярдәм итә алганда гел булышты ул, аны шуның өчен дә хөрмәт итәләр иде. Анда эшләгән чакларны әле дә сагынып искә алам, бик дус, бердәм коллектив идек без, – дип дистә елдан артык эшләгән хезмәт урыны турында зур хөрмәт белән сөйли Мәйсәрә Зарипова. Бүгенге прокуратура хезмәткәрләренә карап, сезне күргәч үземнең эшләгән елларым исемә төште, дип елмайды юбиляр.

Булачак тормыш иптәше белән дә Чепьяда таныша Мәйсәрә апа. Аннан тормыш корып, Ильяс абыйның туган авылы – Бөрбашта төпләнәләр.

– Ярлы вакыт булса да, туйны зурлап, берничә көн ясадык. Беренче балабыз туганнан соң да эшләдем әле, өй эш белән янәшә генә диярлек иде бит. Мин эштә чакта бала еласа, әни өй тәрәзәсенә пәрдә корып куяр иде, бу балаң елый, кайт, дигән сүз, шуннан соң мин балам янына чаба идем. Гел гел алай йөрү авыр иде, Бөрбаштан Чепьяга ат белән йөреп эшләргә кирәк иде, ул ягы җайсыз булганга гына эшемнән туктадым, – ди юбиляр.

Бөрбашка килеп төпләнгәч, Мәйсәрә апа кибеттә сатучы булып эшли, аннан совхозда бригадир, фермада учетчица да була. Тормыш иптәше Ильяс белән 9 балага гомер бүләк итәләр, ләкин өчесе кечкенә вакытта, ә бер балалары 32 яшендә вафат булганнар. Бүгенге көндә юбиляр улы Илдар, килене Рашидә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Бәйрәм көнендә Мәйсәрә апаның янына балалары – Илсөяр, Тәнзилә, Хәмит, Әдел дә, оныклары һәм оныкчыклары да җыелган иде. Алар әниләренең, әбиләренең озын гомерле булып, бүгенгәчә аның хәер-фатихасын алып яшәүләренә сөенүләрен җиткерделәр. Юбилярның кияве Тәнвир Галимов тальянда уйнап, әлеге бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Ә шат күңелле Мәйсәрә апа шушы яшенә җитә алуына, балаларының балаларын һәм дә инде оныкчыкларын сөя алуына сөенеп яши.

Мәйсәрә апа Зарипованы без дә олуг юбилее белән ихластан котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, алга таба да якыннарының кадерләвен тоеп яраткан әни һәм әби булып яшәргә насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев