Сания Галимҗановага - 90 яшь (+фото, видео)
Балтач бистәсендә яшәүче Сания Галимҗановага 90 яшь тулды.
Сания Галимҗанова тумышы белән күрше Арча районының Апаз авылы кызы. Гаиләдә алар биш бала үсә. Кызганыч, берсе бик яшьли гүр иясе була. Башка яшьтәшләре кебек үк Сания дә әтисен сугышка озату фаҗигасен кичерә. Әтиләре 1941 елны сугышка алына. Башта Казанда фабрикада эшләргә калдыралар, 1942 елда исә фронтка җибәрәләр һәм шул ук елны үлгән хәбәре килә.
- Без әниебезгә гомер буе рәхмәтле булып яшәдек. Әниебез тырышып сыер асрады. Шул сыер безне ачлыктан саклап калды. Яз җиткәнен түземсезлек белән көткән бик истә калган. Чөнки яз җитүгә бер-бер артлы кузгалак, какы, көпшә, балтырган, кычыткан үсә, шулар белән тамак ялгый идек. Яшьләребез бүгенге мул тормышларның кадерен белсен иде, - ди юбиляр.
Мәктәпне тәмамлагач,химия-технология институтына укырга керергә теләге булса да, мөмкинлек булмау сәбәпле, Сания авыл артелендә эшкә кала. Кызның сәләтен күреп, Балтач комсомолына икенче секретарь итеп эшкә чакыралар. Биредә ул булачак тормыш иптәше Ислам Хөсәен улы белән таныша, соңрак яшьләр гаилә кора. Тормышка чыккач, Сания ханым мех фабрикасына эшкә күчә, соңрак икмәк комбинатында бухгалтер булып эшли. Шул елларда тормыш иптәше белән бергә Мамадышта укытучылар әзерләү курсларында укып, яшьлек хыялын тормышка ашыра Сания апа.
Сания апа Балтач урта мәктәбендә 24 елдан артык математика фәнен укыта, Ислам абый исә физика фәненнән балаларга белем бирә. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ислам Хөсәен улы инде күптән гүр иясе. Юбиляр Балтачта яшәүче кече кызы тәрбиясендә гомер кичерә. Җиде оныгы, бер оныкчыгы, әни диеп өзелеп торучы уллары, кызлары Сания апаның иң зур байлыгы.
Юбилей көнендә Сания Галимҗанованы район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев