Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

"Сугышта һәлак булган булсам, инде күптән көлгә әйләнгән булыр идем”

Минем үземә Бөек Ватан сугышы Герое, хезмәт ветераны Бәдыги абый Хисамов белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде

1975 елның 9 маенда ул вакыттагы Чапшар авылының клуб мөдире Вагыйз абый Сәләхов клубка Бөек Ватан сугышы ветераннарын җыйды. Менә бервакыт, клуб алдына хәрби киемнән, орден- медальләрен таккан Бәдыги абый килеп чыкты. Башындагы фурашкасын салды да: "Зөлфәт энем, мине нәкь шушы килеш рәсемгә төшер әле, портретымны ясап бир әле",- диде. Шуннан соң әзрәк уйланып торды да: "Юк, син минем яшь чагымны яса әле, гәүдә шулай калсын, ә менә башны алмаштыр, мин сиңа сугыш елларында төшкән фотомны табып бирермен",- дип тә өстәп куйды. Мин китапларда Гадел Кутуй үзе мактап язган батыр авылдашымның якын итеп, яныма килеп сөйләшүенә горурланып куйдым. Бәдыги абый яшь чагындагы фотосын китергәч, карасам аптырап киттем, ул анда улы Фәләхетдин абыйга бик охшаган иде.
1976 елда клубта без аның белән тагын очраштык. "Зөлфәт рәхмәт, портретны өйдә матур җиргә элеп куйдым. Тиздән 60 яшем тулуны билгеләп үтәргә уйлыйм. Авыр булмаса, тальяныңны алып, син дә килерсең әле!"- диде ул дусларча елмаеп. Ул елларда авылда яхшы тальян гармун Моратхан абыйда гына иде. Тальяның беркемгә бирмәсә дә, юбилейга барам дигәч, рәхмәт яугыры мине тыңлады Моратхан абый. Бәдыги абый юбилеенда авыр көрсенеп: "Сугышта һәлак булган булсам, инде күптән көлгә әйләнгән булыр идем. Исән-сау кайта алуыма мин бик шатланып яшим",- диде ул.
Бәдыги абый каты авырып киткәч тә, мин өйләренә кереп, аның хәлен белеп чыктым. Вафат булгач та, соңгы юлга озатырга бардым. Бәдыги абыйнын шулай якын итүе минем йөрәгемә кереп калды. Менә инде 20-25 еллар мин аның турында Татарстан матбугатында язып торам, аны күреп калуым белән горурланам.


Зөлфәт Хәйруллин
Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев