Таузар авылында гомер итүче Асыя апа Гыйззәтуллинага Рәсәй Президентының Котлау Хаты тапшырылды
Бүген Таузар авылында гомер итүче Асыя апа Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Асыя апа хәзерге көндә туып-үскән нигезендә, энесе Әнәс тәрбиясендә яши. Яңа матур йортта, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә ул. Шулай ук бертуганнарының балалары Әнисә, Наилә, Рәйсә дә гел аның янында булып, хәл-әхвәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Туган көне уңаеннан юбиляр ветераныбызга Рәсәй Президентының Котлау Хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.
Ясминә Шәмсетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев