Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ул күршесен зарыгып көтте (+фоторепортаж)

Иске Салавыч авылында гомер кичерүче Сөнгатулла ага Әхмәдуллин кунакларны ишагалдында ясап куйган ябулы атынчыкта утырган килеш каршылады.

Моңсу гына тирбәлеп утыра. Моңарчы гел әбисе белән каршылый иде шул, бу юлы ялгызы гына, Асия апаның мәрхүм булганына да инде елдан артык. Ә бит ничек гомер иттеләр! Күзләр бер карашта ук бер-берсен аңлады, аз гына аерылып торсалар да сагыныша башлыйлар иде.Тату, тигез гаиләдә биш бала үстерделәр, аларны тормыш итәргә өйрәттеләр, оныклар тәрбияләштеләр, көчле янгын нәтиҗәсендә өйсез калу да сындыра алмаган иде үзләрен... Тик менә Тимер туйлар узгач  пар канатлар какшады шул, Асия апа күзгә күренеп бетереште, дәваларның да файдасы тимәде, көннәрдән-беркөнне ул гөрләп барган тормышы белән бергә яраткан карты Сөнгатулланы калдырып, бакыйлыкка күчте. Сөнгатулла ага әнә шуңа да моңсу. Әле дә булса туган нигез балаларның кайгыртучанлыгыннан, оныклар тавышыннан  гөрләп торса да,  сыңар канатларың сынса, яман шул. ”Нигә бу кадәр моңсу сез, Сөнгатулла абый”, дип сорыйм үзем дә шушы йортта еш кунак булган, күңелле бала чакларымны искә алып. ”Күршемне көтәм бит, килә диделәр!” – диде ул капкадан күзен алмыйча.

Күршесен ул, чыннан да, шулкадәр зарыгып көтте, кояш кызуыннан куркып, балалары урамнан көчкә алып керделәр. Күршесе дигәне, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин. Рамил әфәнденең балачагы озак еллар Салавычта, Сөнгатулла абыйлар күршесендә узган. Инде дә күрешкәч йөзләренә нурлар иңде. Сөнгатулла  ага гомер буе  МТСта товаровед, снабженец, пункт мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан кеше.  Шул нияттән  “Балтач Сельхозтехникасы” җәмгыяте директоры Рафаэль Габдрахманов та котларга килгән иде үзен. Ялкынлы хезмәт елларын  искә алып, и рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар инде.   Салавыч авыл җирлегеннән килгән Һидая апа да: “Авыл советы котлый дигән сүз бөтен авыл халкы котлый дигән сүз  ул”,   дигәч, бабайның йөзләре тагын да яктырып китте.

Сөнгатулла ага  бүгенге көндә улы Ренат белән килене Рәхилә тәрбиясендә гомер кичерә. Гаять тә уңган куллы төпчеге Ренат (агачка гына түгел, тимергә дә җан өрергә сәләтле) әтисенә бик тә рәхимле, Сөнгатулла абый да гомер буе балаларым дип өзелеп торды, әле дә ”Кайчан кайтасыз дип шалтыратсам, хәзер кайтабыз, диләр дә, хәйран озак торып кайталар. Көтә-көтә борчылып бетәм”, ди. Дания белән Сания кызы, Шәрифулла улы (Габдулласы мәрхүм инде) да, аларның гаиләләре дә тәрбияле, акыллы  булулары белән аерылып тора.

erid: 2VtzqwTSgT9

90 яшьлек гомер көзләренә җитә алу олы бәхет инде ул, Сөнгатулла ага! Инде алдагы көннәреңдә  дә Аллаһы Тәгалә тыныч картлыктан аермасын, бәхетле яшәргә язсын. Картлыкта да бәхет бик кирәк.
 

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар

erid: 2VtzqwTSgT9