Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Урак урган... йөз грамм икмәккә дә риза булган (+фото)

«Хезмәт»ебезнең яшьтәше булган Әминә Сабирҗанованы котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Хәлим Рәхимуллин килгәннәр иде.

Илгә-көнгә игелек кылган, табигатьне яраткан, хәтта аның бөҗәкләрен дә якын күргән күркәм кешеләр була, алар бу тормышта җиң сызганып эшләп кенә калмый, җәмгыятькә файдалы, игелекле балалар да үстерә. Балтач бистәсендә гомер кичерүче Әминә һәм Нургаяз Сабирҗановлар гомер-гомергә әнә шулай дөнья матурлыгын күрә белүчән, хезмәт сөючән, балаларына дөрес юл күрсәтүче әти-әни булдылар. Нургаяз абыйның бакыйлыкка күчүенә инде хәйран вакыт узды, ә менә Әминә апа бүгенге көндә балаларының җан җылысын тоеп, оныклары яратуына күмелеп, бистәнең Шушма буенда урнашкан җыйнак кына өендә, кадер-хөрмәттә, тыныч кына гомер кичерә. Кулы эшсез торуны белмәгән Әминә апа әле бүген дә утырган җиреннән сикереп торып йөзәрләгән кош-корт асрар, ире белән бергә маллар карар иде дә, юк шул, үзе әйтмешли, җәһәт чаклар артта калды. Йөгереп эшләп йөргән вакытларын, күр, ничек сагынып, үзе бер горурлык белән сөйли Әминә апа.

– Эш урыным районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иде, өебез автовокзал янында, – дип сөйли Әминә Андреевна. – Төшкә җәяү кайтып килер өчен хәйран вакыт кирәк. Өлгерә идем, кайтып йөзешәр баш чебиен, илле баш үрдәген ашатырга, болындагы ике бозауга су эчертергә дә кирәк бит. Әле ике сыер бар, алары көтүдә, кайткач савасы бар. Төшке ашны ашый алдым микән, юкмы, анысын һич хәтерләмим. Ә эшкә соңга калырга ярамый иде, кемнең күпме соңга калганын тикшереп-күзәтеп торган заманнар бит.

Йөгерә-йөгерә тормыш көттек, дип сөйләргә ярата өлкәннәребез. Әлеге сүз белән алар эш сөйгән кешенең тормышы гөрләп баруын, балалары да хезмәтне яратып, тырыш булып үсүләрен күрсәтә. Әминә апа Нургаяз абый белән ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Нурия Нургаязовна Казан дүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Азнакай, Балтач районы прокуратурасында тәҗрибә туплагачтын, Балтач районы прокурорының ярдәмчесе булып эшли, аннан Әтнә районы прокуроры була, ә 2020 елдан башлап Теләче районы прокуроры. Татарстанның атказанган юристы. Наилә исемле кызлары районыбызга шулай ук мәгълүм шәхес, озак еллар район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләде, тормыш иптәше – пандемия чорында райондашларыбызны үлемнән алып калган Рүзәл Камалиев белән бик күпләрнең яраткан табиблары. Улы Наил Сабирҗанов бүгенге көндә район башлыгы урынбасары, район советы депутаты.

– Наилнең дә апасы кебек юридик юлны сайлыйсы килде, киттеләр иптәш малае белән имтихан бирергә, – дип искә ала төпчегенең мәктәпне бетергән елларын Әминә апа. – Иптәш малае әйтә икән, әти мине барыбер кертә инде монда, ди икән. Ә безнекенең укырга кертер кешесе юк. Улым, дидем, армиягә бара торган елың. Иң төгәл, иң кирәкле һөнәр хәзер бухгалтер, шуннан да кулае булмас, беркайда да югала торган һөнәр түгел, бар шул юнәлештә укырга, икътисадчы булырсың, дидем. Сүземне тыңлады, барды, укыды, аннан барыбер теләгенә иреште – юристлык белемен дә алды. Балаларым бик тырыш булдылар, кызыл дипломга гына укыдылар, берсен дә күзәтү астында йөртмәдем.

Кая инде өч баланы да адым саен күзәтәсең, ди. Утарың тулы кош-корт, абзар тулы мал-туарың булсын, тагын дәүләт эше җиңелләрдән түгел, умартачылык буенча эшләгәч авылларга йөрергә кирәк, башта гел җәяү йөргәннәр, транспорт белән бару дигәне әле соңрак кына булган. Сугыш чоры баласы шул ул, тормыш йөген җигелеп тарткан, күрмәгәне калмаган, алабута, черек бәрәңге белән тук-ланган, әнисе белән урак урган, шуның өчен 200 грамм икмәк бирә торган булганнар. Әтиләре сугышка киткән, «Сыерны бетерә күрмә, ничек тә асрарга тырышыгыз, дип яза иде әти, – дип искә ала Әминә апа. – Сөт булса, балалар ачка үлмәс». Ачлык газап чиктергән шул, үләксә ашап үлүчеләр дә күп булган ул елларда. Сыер малына таянып, ничек тә авырлыкларны җиңеп чыга алганнар. Гаиләдә өч бала үскәннәр, абыйсы башта Чепьяда, аннан Чүпрәледә, аннан Ульянда өлкә прокуроры булып эшләгән, армиягә кадәр үк укып, һөнәр үзләштергән, апасы да укып белем алган. Әтисенең амәнәтен үтәгәннәр, өчесе дә белемле булырга тырышканнар.

Әминә апа умартачылык өлкәсендә 36 ел эшләгән, тагын да эшләвен үтенгәч тә бер ел эшләгән дә, шуннан ары туктаган, бик арып-йөдәп чыккан ул лаеклы ялга. Ул елларны искә ала да, хәйраннар калып утыра, ничек барысына да өлгерелгән, ничек җитешкән?!... «Аллаһы Тәгалә хәвеф-хәтәрләр күрсәтмәсен, сугыш елларында бик иза чигеп яшәдек, хәзер шартлар бик уңай, газ кергән, суы өйдә, чыгарып түгәсе юк. Тормышлар бик рәхәт. Шул рәхәт тормышларда яшенә дә, өлкән буынга да куанып яшәргә насыйп итсен», дип көн дә изге теләктә хөрмәтле ветераныбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Хезмәт»ебезнең яшьтәше Әминә Сабирҗанова