Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Утлар-сулар кичкән ветеран - Гыйльметдин Хәбибуллин (+фоторепортаж)

Нөнәгәр ягының эчәр сулары шундыйдыр, мөгаен, бу якларда озын гомерлеләр күбрәк, дисәк һич арттыру булмас кебек. Чыннан да, бу айда менә кабат шушы җирлеккә бер гасырга тиң гомер юлы үткән юбилярны тәбрикләр өчен юл алдык.

Бу юлы район башлыгы җитәкчелегендәге бертөркем кунаклар бүген - 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллинны тәбрикләргә җыелды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районының хәрби комиссариаты вәкиле Фәрит Галимов, гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова, Балтач районы ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, "Кызыл юл" авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Фердинант Хәйруллин, Нөнәгәрнең ветераннар Советы рәисе Наил Салихов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Гыйльметдин ага Хәбибуллин - Нөнәгәр авылы халкы өчен абруйлы шәхес. Балачак еллары бик авыр чорга туры килсә дә, тормышта югалып калмаган, ә киресенчә, туган җирендә үз көче, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып яши дә белгән.
- Әтидән яшьләй, 12 яшемнән ятим калдым мин. Әни белән икебезгә тормышны җигелеп тартырга туры килде. Әни миңа әти дә булды, әни дә булды. Бик иртә ирләр эшенә өйрәнергә туры килде. Бөек Ватан сугышы еллары бик авыр булды. Мине 1944 елда армиягә алдылар. Шуннан сугышка керттеләр. Хәрби бәрелешләрдә озак булырга туры килде. Аннан соң төрле җирләргә күчереп йөрттеләр. Сугыш 1945 елда тәмамланса да, миңа солдат хезмәтен тәмамлап, утлар-сулар кичеп, 1948 елның март аенда гына туган якларга кайтырга насыйп булды. Әни исән иде әле, ләкин нык авырый иде.
Аннан кайткач хезмәт юлым башланып китте. Башта колхозда эшләдем. Аннан соң авыл советына сайландым, бер срок җитәкче булып эшләдем. Ул чорда ике ел саен сайлаулар үткәрелә торган иде. Шуннан соң Нөнәгәр сельпосында сәүдә тармагына урнаштым. Озак еллар анда хезмәт куйгач, кабат колхозга кайтып, лаеклы ялга чыкканчы анда эшләдем, дип искә алды юбиляр үткән еллардагы истәлек хатирәләрен барлап.
Юбилярны тәбрикләргә килгән "Кызыл юл" авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Фердинант Хәйруллин да истәлекләре белән уртаклашты: "Гыйльметдин ага колхозыбызның мактаулы ветераны ул. Ул эшләгәгн елларда 50дән артык җигүле ат булган. Гыйльметдин абзый шул атларны дагалап торган оста тимерче дә әле ул! Җүәйрә апа да гомер буе шушы хуҗалыкка хезмәт куйган. Ул сарык фермасында эшләде" дип мактап узды.
Гыйльметдин ага бүгенге көндә гаиләсенең тоткасы булып, матур, парлы гомер юлы үтүе белән дә сокландырды. Ул 1951 елда авылдашы Җүәйрә белән тормыш корып җибәрә. Җүәйрә апа да 87нче яше белән бара. Менә бүгенге көнгә кадәр 66 ел бергә парлы гомер итәләр алар.
Шул вакыт сүзгә Җүәйрә апа да кушылды: "Аллага шөкер, бик матур, әйбәт яшәдек без картым белән. Тормышка чыкканда авыр хәлле гаиләгә килен булып төштем. Туйлар үткәрмәдек, кәләш булып ак күлмәкләр кимәдем. Ләкин шулай булса да, бәхетле тормыш юлы үттек. 6 балабыз булды: 3 кыз, 3 малай. Бүгенге көндә һәркайсының үз тормышы. 13 онык, 12 оныкчыгыбызны сөеп туя алмыйбыз. Ялларда, бәйрәмнәрдә кайтканнарын сагынып көтеп торабыз. Шуларга сөенеп, аларның матур чакларына куанып әле тагын шулай парлап яшәргә насыйп итсен иде Ходай дибез. Олыгайган көнебездә бик бәхетле без. Төп йортта икенче улыбыз Равил, киленебез Әминә тәрбиясендә яшибез. Балаларыбыз бик акыллы, тәртипле булдылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, - дип уртак бәхетле шатлыклары белән уртаклаштылар алар.
Район гаилә хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова да юбиляр Гыйльметдин ага Хәбибуллинны парлы тормыш юлы үтеп, бүгенге көнгә килеп җиткән бәхетле картлыгы белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250