Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Язмышларны уртак итеп

“Тиздән безгә 70 ел була, быел 66нчы елын бергә яшибез,” – ди Мөнәвәрә әби сүзебезне бүлә-бүлә.

Өйләнешкәнче 6 ел йөргәннәр, аннан Рәшитен армиягә озаткан, кайткач кавышканнар һәм шуннан бирле бергә. Күз тимәсен, сөбханалла! Пыжмара авылында әнә шундый күркәм гаилә белән таныштык. 90 яшьлек Рәшит ага озак еллар колхозда эшләгән кеше икән. “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов чын күңелдән котлады үзен (чын күңелдән дигәнне әллә ничә кабатлады, шәт, бабай, ышанып беткәндер), рәиснең изге теләкләре өлкәннәрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде, бабай елап та алды. Җирлек рәисе дә бик мактады үзләрен, – Рәшит абый белән Мөнәвәрә апа кебек тигез, җәмгыятькә игелекле балалар үстергән гаиләләр җирлек өчен шатлык инде ул. Мәктәп директоры да килгән иде, аңа да бик куанды өлкәннәр. Бүләкләүләрдән соң, урталарына утыртып, “Хезмәт” журналисты белән әңгәмә дә корып алдылар. Бабай тормышындагы берәр эпизодка тукталса, елап җибәрә, “елак” ди дә, әңгәмәне әби алып китә. Еларсың да...

Рәшит абый 6 яшендә әтисез кала. ”1934 елның 24 сентябрендә үлде әтием”, дип,  төгәл датасын әйтеп шаккатырды ул. “Ничек бу кадәрле төгәл беләсез?” дип сорарга җөрьәт иттем. Бактың исә, бабаларының үлемен балалары архивтан эзләткән икән, бабалары караңгы елларның явыз шаукымына эләккән кеше, үз көче белән көн күргән, әмма кулак дип кулга алынган гаепсезләр сафындагы гөнаһсыз бер бәндә. Рәшит аганың шуңа да йөрәге бик әрни. Нахакка бит, нахакка, ди өзгәләнеп. Шул әтисезлек аны парта араларыннын аерып алып көтү көтәргә куа да инде. Гаиләдәге өченче балага дүрт сыйныф белем белән генә калырга туры килә. Югыйсә, ул бик яхшы укыган, шуңа да  аны мәктәптән 7 сыйныф белемле дип чыгарганнар. “Ул елларда дәүләткә ашлык ташыганнар, Шәмәрдәнгә симәнәгә чыкканнар, җигелеп җир сөргәннәр һәм боларның берсе дә безнең баштан үтми калмады”, – ди өлкәннәр. Бабай 4 ел армиядә хезмәт итә, Кытай, Чита чикләрен үтә, Иркутский якларында була. Әйбәт хезмәт иткән өчен авылга ялга кайтаралар үзен. Армия срогын тутырып кайткач, инде колхоз эшләрендә чыныгу алган егетне сыерларны орлыкландыруга куялар. “100 сыердан 105 бозау ала идем мин”, – ди бабай горурланып. – Ибраһимов Зөфәр белән бергәләп бик тату, дус эшләдек. Ике тапкыр Мәскәүгә ВДНХга бардым, икесендә дә бронза медаль белән бүләкләндем. 6 ел бригадир булып эшләдем, егерме елдан артык гомерем тракторда үтте. Эшне бик яраттым, туган колхозым дип өзелеп тордым. Үземә генә атап трактор да кайтардылар колхозга”, дип күз яшьләре белән сөйли Рәшит ага. Бабай елый башлауга, әби янә “дилбегәне” үз кулына ала. “Мин дә бит халык дошманы, кызым, ничек шулай, дисеңме? Бик гади. Безнең әти Сталинның портретына бармак белән төртеп нидер әйткән, һәм менә шуның өчен аны алып та киткәннәр. Мин дә репрессия корбаны баласы. Шуңа да бер-беребезне бик аңлап яшәгәнбездер инде”. Җитмеш ел бергә яшәү өчен адәм баласына нинди сабырлыклар кирәк микән? дим гаҗәпләнеп. Хикмәт ир ягының сабыр булуында икән, әгәр ир кеше уйнап торган кар бөртекләреннән барлыкка килгән зилзиләне дә күктәге йолдыз балкышыдай кабул итсә, гаиләдә тынычлык, дуслык һәм дә мәхәббәт гомерлек икән. Хак сүзләр, Мөнәвәрә әби әйтмешли, хатын-кыз бит ул начарга әйтми, булсынга, тормыш алга барсынга әйтә. Әби белән бабай уртасында утырганда ук сизелә – бабай ягына баш борсаң, Тын океанда йөзгән кебек – тоташ тынычлык, әби ягына күз ташлауга ук тормыш иң югары нотада  башлана.” Әни шундый инде безнең, көчле, гайрәтле, күз тимәсен,– ди кызлары да.–  Эшләгәндә колхоз эшеннән калырга туры килсә, үз урынына безне куя иде, авыр хезмәтме ул, җиңелме, тик тотмады, эшләтеп үстерде, шуңа да тормышларыбыз,  Аллага шөкер”. Балалар тырыш булганнар, укыганнар, арада экономист та, физика укытучысы да, тәрбиячесе, мөдир булып эшләүчесе дә бар.

14 онык, 9 оныкчык җыелган вакытлары күп була, бигрәк тә җәй көне Пыжмара авылы яшел бишеккә әверелгән вакытта өй гөрләп тора. Алар белән бергә әби дә гөрли, ә менә бабай балыкка “тая”. “Төшермиләр әле бу арада, – ди Рәшит ага үпкәләгән сыман. – Кияү белән генә төшәсе, нык картайдың, бирештең диләр, куркалар. Киявем бик әйбәт минем, кая кушсаң, шунда алып бара, аның да бит эше бар, гел мине генә балыкка йөртә алмый”.

Әй авыл... Күпме ихлас, үрнәк алырлык кешләр яши бит синдә! Җитмеш елга якын никахта булган Рәшит ага белән Мөнәвәрә әби гаиләсен генә алыйк, күпме сабак алырлык алардан – эш сөеп яшәгәннәр, балаларын да эшләтеп үстергәннәр һәм әле дә булса авылның яме, горурлыгы булып гомер итәләр. Һич кенә дә яннарыннан китәсе килми, тормыш ямен аңлап, кадерләп яшәгән өлкәннәребез янәшәсендә каласы килә.

 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар