Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әниләргә багышланган котлаулар

Әниләргә котлау язу өчен шигъри юллар

«Әни!» – диеп дәшү шундый рәхәт, Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа!

    Безнең күңел һәрчак сиңа
    Тели иң изге теләк.
    Җир йөзендә синнән башка
    Беркем юк кадерлерәк.

***

 

«Әни!» – диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың –
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
«Әни!» – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.

Рәхмәт, әни, тормыш бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы кеше булуыңа.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңә гомергә.

 


* * *
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!
Котлы булсыне, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булагнда гына
Табып була олы бәхетне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты