95 яшьлек Мөнәвәрә апа: «Хезмәт»нең һәр санын көтеп алам...
— Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Язылмый калган елыбыз юк. Матур һәм тату яшәүче гаиләләр, уңыш алдынгылары, терлекчеләр, гади кешеләр турында укуы аеруча рәхәт. Андый язмалар тагын да күбрәк булса, яхшы булыр иде
Район үзәгеннән чагыштырмача ерак урнашкан Пыжмара авылындагы бу йортка үземә һәм редакция хезмәткәрләренә соңгы елларда берничә тапкыр булырга туры килгән икән. Бу турыда үзенең гомер бәйрәмен — 95 яшьлек юбилеен каршылаучы, бүген дә әле камил акылында булып, уен-көлке сөйләшүче Мөнәвәрә апа белән аралаша башлагач төшендем. Беренче килүебез — 2018 елның 1 сентябрь көнендә Рашит абыйның 90 яшьлегендә булган, шул ук елның 9 декабрь көнендә Мөнәвәрә апаның 90 яшьлек гомер бәйрәмендә дә катнашканбыз икән. 2019 елда бу йортта Рашит абый (кызганыч, бик кызганыч ул шул 2019 елда бакыйлыкка күчте) белән Мөнәвәрә апаның бергә тормыш итүләренә 67 ел уңаеннан «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнү тантанасында да булганбыз.
Менә ул вакыйгаларга да биш ел вакыт узган. 67 ел бергә, иңне-иңгә куеп гомер иткән, тормыш терәге Рашит абый булмагач, бу өй ничектер ямансулап калган шикелле. Шуңа да карамастан, Мөнәвәрә апа күңел боеклыгын кешеләргә сиздерми, һәркем белән ихластан аралаша. Янында көн саен дүрт кызы, бәйрәмнәрдә кайта торган себер ягында гомер итүче кызы Халисә, 14 оныгы, 14 оныкчыгы аңа яшәргә көч бирә. Бергә аралашканда, хәтер капчыгында сак-ланган хатирәләр белән дә уртаклашты ветеран.
Ул шушы Пыжмара авылында өч кызлы гаиләдә олысы була. Сугыш алдыннан, дөньяның иң михнәтле елларында һәр икесе дә (булачак тормыш иптәше Рашит ага да) әтиләренең гаепләре акланганчы, «халык дошманы» балалары булып йөриләр. Сугыш чорының ачлыгын да, ялангачлыгын да күрәләр. Сугыш беткәч, бәхет эзләп Магнитогорск каласына юл тоталар. Ул заманда бәхет эзләп китүче авылдашлар хәйран була. Төзелешендә дә эшли, станок артында да сынатмый Мөнәвәрә апа. 6 ел танышып-очрашып йөргәннән соң, 1952 елда армиядән кайткан Рашит ага белән Магнитогорск шәһәрендә гаилә коралар. Ә шулай да туган яклар сагындыра, язмыш аларны үз авылларына кайтара. Шул вакыттан «колхоз» дигән авыр арбага икәүләп, төптән җигеләләр алар. Рашит ага бригадир булса, Мөнәвәрә апа комбайнында иген ура-суктыра, тракторны да иярли.
Соңрак, бер-бер артлы гаиләдә балалар (алты бала — бер егет, биш кыз) туа башлагач, ул фермага эшкә урнаша. Кызлары, әтиләренең 30-40 градуслы суыкларда чылбырлы тракторын төнге икеләрдә кабызып, Киров урманнарына йөрүләрен, кечкенәдән һәр баланың колхоз басуында чалгы белән борчак чабуларын, гектарлап бәрәңге казуларын, фермага эшкә йөрүләрен искә алдылар. Пыжмарада клуб салганда, кечкенә генә өйгә төзүчеләрне керткәннәрен, кеше булмагач, шушы кызларны кирпеч бушатырга йөрткәннәре дә хәтер түрләрендә. Әйе, озын, гыйбрәтле тормыш юлларында нинди генә вакыйгалар булмаган да, кемнәр генә нинди авырлыклар күрмәгән шул. Рашитем бик яхшы кеше, иде, дип искә ала Мөнәвәрә апа. Лаеклы ялга чыккач та, озак еллар колхозның ревизия комиссиясе рәисе дә булып эшләгән, җитәкчеләргә үзенең нигезле киңәшләрен дә биргән, әрәм-шәрәм итүгә дә юл куймаган. Иң мөһиме, озак еллар тигез калганнар, матур яшәгәннәр. Балалары да берсеннән-берсе уңган, һәрберсе гаилә корып, бу тормышта үз урыннарын тапканнар. Гаиләдә олы бала — Рәфыйк Тольятти шәһәрендә машиналар җыйган, инде бакыйлыкка күчкән, Халисәләре Кемерово өлкәсендә гомер итә, Әнисә гаиләсе белән Сәрдек авылында яши, Рәсимә белән Гөлсимә укытучы-тәрбиячеләр, икесе дә Куныр авылында гөрләтеп, күпләрне көнләштереп тормыш итәләр, Фәридә исә туган авылында төпләнеп калган. Кайсын гына алсаң да, бик тырышлар, намуслы хезмәт куйганнар, күпләргә өлге булып торалар. Бу инде Рашит ага, Мөнәвәрә апа тәрбиясе, гаиләнең буыннар аша тапшырыла торган бетмәс-төкәнмәс байлыгы.
Ветеран белән аралашканда, өстәлдәге «Хезмәт» газетасын күргәч, әллә инде газета да укыйсыз, дип аңа соравымны бирдем. — Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Язылмый калган елыбыз юк. Матур һәм тату яшәүче гаиләләр, уңыш алдынгылары, терлекчеләр, гади кешеләр турында укуы аеруча рәхәт. Андый язмалар тагын да күбрәк булса, яхшы булыр иде, — ди олуг хөрмәткә лаеклы өлкәнебез.
Олы ихтирамга лаек булган тыл ветераны Мөнәвәрә апа Шакированы 95 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавы белән район җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды, җылы акъяулык иңнәренә салынды. Тәбрикләүләрен җир-ле җитәкчеләр дәвам итте, һәрбарчасы җылы, күркәм бү-ләкләр белән куандырдылар. Мөнәвәрә апага, барысына да бик кадерле булып, сәламәт һәм аек акыл, җор күңеллелек һәм зирәк зиһене белән Аллаһ насыйп иткән гомерләрне матур итеп яшәсен дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев