Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

2016 елда үзара салым акчасының күпме җыелуы һәм аның нинда максатларда тотылуы белән райондашларыбыз даими кызыксынып тора.

- Күп җирлекләрдә халыкка аңлату эшләре тиешле югарылыкта алып барылмый. Һәркемнең дә үз акчасының кая киткәнлеген беләсе килә, билгеле. Шуңа күрә үзара салым һәм шул акчага эшләнәсе һәм эшләнгән эшләр турында идарә бинасындамы, клубтамы, халыкка аңлатып язып та куярга кирәк, - ди район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин....

- Күп җирлекләрдә халыкка аңлату эшләре тиешле югарылыкта алып барылмый. Һәркемнең дә үз акчасының кая киткәнлеген беләсе килә, билгеле. Шуңа күрә үзара салым һәм шул акчага эшләнәсе һәм эшләнгән эшләр турында идарә бинасындамы, клубтамы, халыкка аңлатып язып та куярга кирәк, - ди район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.
Шуңа да без райондашларыбызны 2016 елда үзара салым акчаларының җирлекләрдә ничә сумнан җыелуы, дәүләттән кайткан өстәмә акчаларның күпме булуы һәм әлеге акчаларның нинди максатта тотылуы белән якыннан таныштырырга булдык.
Авыл җирлекләре исемлеге
Үзара салым суммасы
Халыктан кергән үзара салым акчасы, сумнарда
Дәүләттән кайткан акча, сумнарда
Ниләр эшләнгән
Балтач шәһәр җирлеге
250
1 000 000,00
4 000 000,00
Тротуарлар
Бөрбаш
400
501 600,00
2 006 400,00
Чишмәләрне, Сабантуй мәйданын һәм зиратны төзекләндерү, юллар ремонты, янгынга каршы гидрантлар урнаштыру.
Борнак
300
190 200,00
756 800,00
Юллар ремонты, янгынга каршы гидрантлар урнаштыру, зиратта кирәк-яракларны саклау өчен бина төзү, колонкалар өчен өч павильон төзү.
Югары Субаш
300
248 700,00
958 800,00
Чишмәләрне, су трассаларын һәм юлларны, зиратта кирәк-яракларны саклау өчен бинаны төзекләндерү.
Карадуган
300
428 500,00
1 713 600,00
Юллар ремонты, газ һәм су белән тәэмин ителеш проектына экспертиза үткәрү, балалар уен мәйданчыга төзелеше, карт агачларны кисү, зиратта кирәк-яракларны саклау өчен бинаны төзекләндерү.
Куныр
300
416 400,00
1 665 600,00
Юллар ремонты, су колонкалары ремонты, карт агачларны кисү, урам утларын һәм зиратны төзекләндерү.
Кече Лызи
200
169 400,00
649 200,00
Юллар ремонты.
Норма
300
729 200,00
2 844 000,00
Юллар ремонты, карт агачларны кисү.
Нөнәгәр
300
310 500,00
1 242 000,00
Юллар ремонты
Пыжмара
500
352 500,00
1 410 000,00
Юллар ремонты,
су башнясына капиталь ремонт, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен монумент төзү.
Салавыч
200
244 200,00
880 000,00
Юллар ремонты
Смәел
350
229 950,00
896 000,00
Юллар ремонты
Сосна
300
233 600,00
924 000,00
Юллар ремонты
Урта Көшкәт
200
162 800,00
645 600,00
Юллар һәм чишмәләрне төзекләндерү, җәяүлеләр күпере төзү
Чепья
300
608 400,00
2 298 400,00
Юллар ремонты,
су белән тәэмин ителешкә капиталь ремонт проектын эшләү.
Шеңшеңәр
400
260 000,00
992 000,00
Су челтәре ремонты
Шубан
250
155 500,00
615 000,00
Юллар ремонты, карт агачларны кисү, балалар уен мәйданчыгы төзү, су башнясы урнаштыру.
Яңгул
300
279 000,00
1 116 000,00
Юллар ремонты
Барлыгы
6 520 450,00
25 613 400,00
Фото: verhniy-uslon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250