Хезмәт

Балтач районы

18+
Рәсми хәбәрләр

“Бердәм Рәсәй” партиясенең Татарстандагы бүлеге партия проектларын тормышка ашыра

"Бердәм Рәсәй" партиясенең Татарстандагы бүлеге 30лап проектны тормышка ашыра килә. Татарстан - Рәсәйдә шундый бердәнбер төбәк, аңарда барлыгы 23 федераль, 9 региональ партия проектлары эшли.

"Бердәм Рәсәй" сәяси партиясенең әлеге проектлары Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов стратегиясе куйган бурычларны чишә, - ул бурычлар халыкны социаль яклау, сәламәтлек, мәгариф, җәмәгатьчелек институтларын үстерү, татарстанлыларның тормыш сыйфатларын яхшыртуны күз алдында тота.

"Бердәм Рәсәй" партиясе социаль яклауга аерым игътибар бирә. Әлеге юнәлешне партия үзенең турыдан-туры җаваплы зонасы дип саный.

"Бердәм Рәсәй" партиясе проектлары безнең Балтач районы өчен аеруча әһәмиятле һәм алар дәвамлы рәвештә тормышка ашырыла. "Безнең кадерле ветераныбыз" дигән региональ проект кысаларында районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым игътибар үзәгендә тора. Волонтерларыбыз, мәктәпләрдә оешкан Тимурчылык хәрәкәтләре активистлары аларның бик еш хәлләрен белә, йорт эшләрендә булыша. Табиблар һәрдаим сәламәтлекләренә игътибарлы, район үзәк хастаханәсендә ветераннарыбыз өчен бүлмәләр, бүлмәләрдә уңайлы шартлар тудырылган.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур ага Хәсбиуллин әлеге партпроектның өстенлеген хуплый:
- Инде олыгая баруыбызга карамастан, безгә карата булган җылы мөнәсәбәт өлкән буынга җәмгыятьтән аерылмый яшәргә мөмкинлек бирә. Районда һәркайда ветераннарга карата ихтирам һәм игътибар. Чыннан да, без бик кадерле әле, диясе килә.

2015 елның маеннан әлеге проектның икенче этабы эшли башлады, ул картлар интернатларындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшыртудан гыйбарәт. Шөкер, безнең районда андый интернатларда яшәүче сугыш ветараннары юк, бүгенге көндә гомер кичерүче 22 ветераныбызның һәркайсы үз районыбызда, үз йортларында кадер-хөрмәткә ия.

Тагын бер региональ проект - "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясе инде менә 2007 елдан бирле гаять зур дәрәҗәдә башкарыла. Аз керемле, яшәү нормаларыннан читләшкән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар, ишле гаиләдә үсүче, асрамага алынган, опекуннары тәрбияләүче балалар бу көннең җитүен зарыгып көтә, чөнки аларга билгеләнгән оешма-предприятие, учреждение мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә. Район үзәгендә район башлыгы, җөмһүриятебездән килгән мәртәбәле кунаклар катнашында узган бәйрәмнән балалар зур мәктәп сумкалары асып, бүләкләр белән кайтып китә.

Узган ел шундый 50 дән артык балага ярдәм күрсәтелгән.

- "Балаларым бу көнне бәйрәм дип көтеп ала, укырга кергәннән бирле ел да җитәкләшеп киләбез, - ди оныкларын үзе тәрбияләүче Халисә апа. - Мин бик рәхмәтле шушындый рәхимле уйлар белән яшәгән җитәкчелеккә. Мәктәпкә барырга да бик күп кирәк, әйберләр бик кыйммәт, акча җиткерүләре кыен".

Быелдан "Әнкәй киңәшләре" дигән күркәм региональ проект гамәлгә керде. Аның нигезендә, районыбызда балалар ел да дүрт сменасында да яратып ял итә торган "Романтик" лагеры төзекләндерелде, "Факел" яшүсмерләр клубына заманча капиталь ремонт үткәрелде. Төзек, матур бинага балалар хәзер күпләп йөри, уңышлары да куанычлы. "Бирегә без кызым белән шашка ярышына йөрибез, - ди Алия ханым. - Яңартылгач, киләсе үк килеп тора. Шнда ук әниләр фитнес белән шөгыльләнә, каратэ түгәрәге эшли. Балаларыбыз белән мондый күркәм клубларга йөрүне хуп күрәбез".

"Физкультура-сәламәтлек комплексы төзелешләре" дигән федераль проекты кысаларында бистәбездә күзгә күренеп биниһая зур " Балтач" спорт комплексы калкып чыкты. Биредә көненә 150 кеше шөгыльләнә, көзге чорга кергәч абонентлар саны тагын да артып, кыш көне бер көнгә 300 кеше тәшкил итә. Зур бәйгеләр биредә уза, яшьләр, спортсменнар тренировкаларга яратып йөри, фитнес түгәрәкләре эшли, тренажерлардан кеше өзелми.

Спортзал бистәнең бер башында булса, икенче башында исә бассейн төзелеше бара, бу да федераль партпроектка таянып башкарыла. "Балаларга ясле-бакчалар" проекты райондашларыбызга 120шәр балага исәпләнгән "Сөенеч"ен (Балтач бистәсендә), "Әкият"ен (Чепья авылында) бүләк итте. - " Ул заманча бакчаларга рәхәтләнгәннәр, - ди өч баласын да яңа бакчага йөртүче Гөлнар ханым. - Якынлыгы белән дә, иркенлеге белән дә отышлы булды."

"Сәламәтлек - яшәү сыйфаты" исемле проектның бәрәкәтенә Сосна, Яңа Салавыч, Ярак Чурма, Нормабаш, Сизнер, Дорга, Тагашур, Пүскән халкы кинәнде. Рәсәйнең башка регионнарыннан аермалы буларак, җөмһүриятебездә ФАПлар ябылмады, сакланып калынды, әмма алар капиталь ремонтка мохтаҗ иде. 2012 елда исә инде ремонтларга мөмкин булмаганнары урынына яңалары сафка басты, Татарстанда шундый барлыгы 409 ФАП төзелде, 1332 объектка ремонт ясалды, 115 е медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлар белән тәэмин ителде. Ел саен районыбызда 10 ФАПка ремонт уздырыла.

2012-2015 еллар арасында "Авыл клублары" дигән проект нигезендә җөмһүриятебездә салынган 186 авыл клубы арасында безнең Түнтәр, Алан, Әтнә, Кенә, Таузар клублары да бар, чираттагысы Ярак-Чурма авылында төзелә. Әле күптән түгел генә Куныр, Салавыч авылларында яшь буыннар өчен спорт мәйданчыклары ачылып, бүген алардан көне буе бала-чага тавышы өзелми. "Балалар спорты" проекты нигезендә башкарылган бу игелекле эшләр Норма, Карадуган, Яңгул авылларында, Балтач бистәсендә дә тормышка ашты.

- Әлеге проектны булдырган "Бердәм Рәсәй" партиясенә, проектта катнашырга ярдәм иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәт, - дигән иде уен мәйданчыгын ачу тантанасында Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин. Инде 2013 елдан, ягъни әлеге проект эшли башлаганнан бирле Татарстанда 483 универсаль спорт мәйданчыгы салынган, ел азагына тагын 188е планлаштырыла.

Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту алдагы көнгә өмет, эшкә дәрт уята, дәүләтебезнең балаларыбыз турында кайгыртуы күңелләребезне яхшы эшләргә рухландыра. "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясе проектларының уйланылган, өйрәнелгән, өстенлекле булуы, ихтыяҗлардан чыгып тормышка ашырылуы белән игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250