Рәсми хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балтач район Советы президиумы утырышы булды
25 майда Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы булды. Утырышта сессиядә каралачак мөһим мәсьәләләр билгеләп үтелде, тәкъдимнәр кертелде.
-
Президент эшмәкәрләр белән очраша
Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очраша.
-
Татьяна Воропаева Балтачта халыкны кабул итә
26 май көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева «Бердәм Россия» сәяси партиясенең жәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район мәдәният үзәгендә халыкны кабул итә.
-
Сайлау хокукына ия булган 20% балтачлы праймеризда катнашты
22 май көнне ил күләмендә, шул исәптән район җирлегендә дә праймериз - җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү булды.
-
Карадуганда урнашкан санау участогында «тынычланганнар»
Өйлә вакытында Карадуган авылыныӊ мәдәният йортында урнашкан алдан тавыш бирү участогында тавыш бирергә килүчеләр инде хәйран кимегәннәр.
-
Балтачта санау участокларында эшләр гөрләп бара (фото)
Норма санау участогында иң беренче Бөрбашлылар тавыш биргән, аннан Нормалылар, Карилеләр активлашкан.
-
Балтачта алдан тавыш бирү вакытында башланды (фото)
Балтач үзәк китапханәсе бинасында урнашкан алдан тавыш бирү участогы яны иртәнге инде сәгать 8 тулганчы тавыш бирергә теләгәннәр белән тулды.
-
Рөстәм Миӊнеханов Смәел мегафермасында булды
Балтач районына булган сәфәр барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов «Смәел» хуҗалыгыныӊ 1100 баш савым сыерына исәпләнгән фермасында булды, андагы технологияләр, терлекчеләрнеӊ эш шартлары һәм бүгенге эш барышы белән кызыксынды.
-
Президент Балтач игенчеләре хезмәтеннән кәнәгать калды
Хәбәр итүебезчә, кичә районбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миӊнеханов килде.
-
Балтач мобилизациягә әзерме... (фото)
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарарфыннан билгеләнгән комиссия тарафыннан мобилизацияләү буенча районныӊ әзерлеген 2 көн дәвамында тикшерү вакытында ачыклыйлар. Тикшерү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икенче бүлек начальнигы Алексей Огородников җитәкли.
-
Һәр мәсьәлә җитди
13 апрель көнне Балтач шәһәр җирлеге Советының 6 нчы утырышы узды. Анда чисталык ике айлыгы кысаларында Балтач шәһәр җирлегендә үтәчәк чаралар, 2016нчы елгы үзара салым акчасы җыелуыныӊ торышы, Балтач шәһәр җирлегенеӊ 2015нче елдагы эшчәнлеген бәяләү турында шәһәр җирлегенеӊ башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгыш ясады.
-
Балтачта “Бердәм Россия” партиясенең депутатлыкка кандидатлары белән очрашу булды (фото)
18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк.
-
Путин туры линиягә чыга
14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин белән "Туры линия" оештырылачак.
-
Путинныӊ яӊа Указлары
Наркотикларны контрольдә тоту комитеты һәм миграция хезмәтләре яӊадан Россия Эчке эшләр министрлыгына кире кайта.
-
Россиядә Милли гвардия төзелә
Милли гвардия Россия Министрлыгыныӊ эчке эшләр гаскәрләре нигезендә төзелә, аныӊ җитәкчесе итеп күп еллар Президент куркынычсызлык хезмәтен җитәкләгән Виктор Золотов билгеләнгән.