Рәсми хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне билгеләнде
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында"гы Федераль Законның 10 маддәсенең 3,7 бүлеге һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 нчы маддәсенең 2 нче өлеше һәм 105 нче маддәсенең 1 нче өлешләренә нигезләнеп агымдагы елның 15 июнь көнне кабул иткән Балтач муниципаль районының
-
12 июньдә кандидатларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына тәкъдим итү процессы башланачак
Кандидатларны сәяси партияләр генә тәкъдим итәргә хокуклы.
-
Сабантуйда “Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары “Спортлы Татарстан” мәйданчыгын оештырды(фото).
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Сабантуй бәйрәмен оештыруда активлык күрсәттеләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Балтачыбызда да бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спортлы Татарстан" дип аталган үз мәйданчыкларын оештырды.
-
Татарстанда праймериз тәмамланды – 4 кандидат ачыкланды
1нче июнь көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстанда үткәрелгән партия эчендә алдан тавыш бирү, ягъни праймериз тәмамланды.
-
“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Балтач районы Сабан туенда “Спорт Татарстаны” дип аталган үз мәйданчыгын оештыра.
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Балтач районында, бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.
-
Татарстан Президенты Рөстәм МИӉНЕХАНОВ 1нче июнь көнне “Созвездие-Йолдызлык” җиӊүчеләренә стипендияләр тапшырды.
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. Яшьләрнеӊ ачык телевизион эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык" елның-елында аның ярдәме белән уза.
-
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: "Республиканың дәүләт төзелешенең төп үзенчәлеге булып, инде чирек гасыр диярлек идарә итүдә барлык дәрәҗәдәге хакимият тармакларының тигез бердәмлеге тора".
30нчы майда барлык чакырылыш депутатларының һәм республика җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды.
-
Партия – яӊа социаль проектларны дәвам итүче (фото).
Билгеле булганча, быел 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты һәм җирлек депутатларын сайлаулар узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аерым карар кабул итүе көтелә.
-
2015 елда Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеменә лаек булучылар билгеле булды.
Район Советыныӊ 36 нчы утырышында депутатларга районныӊ Мактаулы гражданы исеменә лаек булучыларны карау Һәм тәкъдим итү комиссиясенеӊ карары җиткерелде.
-
Балтач район Советының утырышы узды
Агымдагы елныӊ 26 маенда икенче чакырылыш Балтач район Советының утыз алтынчы утырышы узды. Аныӊ эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе, чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакировның район халкына мөрәҗәгате
Чисталык икеайлыгы тәмамланырга ике атнадан аз вакыт калып бара. Территорияләрдәге башкарылган эшләрнең күзгә күренерлек артуы сизелә, халыкта да чисталыкка, матур яшәргә омтылышы арта. Әмма башкарыласы эшләр дә шактый күп әле.
-
Җомга башланган эш хәерле була
Кичә «Татарстан - Яӊа гасыр» полтисовет утырышында Татарстан Президенты сайлаулары уӊаеннан праймеризда катнашу өчен Рөстәм Миӊнеханов кандидатурасы күрсәтелде.
-
Балтач район Советының 35нче утырышы булды
2015нче елның 17нче апрелендә Балтач район Советының 35нче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды.
-
ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛЫЙК
Татарстанда «Президент белән бергә» дигән иҗтимагый хәрәкәт оешты. "Берләшү безнең өчен бүген аеруча мөһим. Һәр фикерне кабул итәргә һәм аны үсешебездә дөрес файдаланырга кирәк", дип, бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
-
Балтач район Советының чираттагы утырышы чакырыла.
Икенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 35нче утырышын 2015 нче елның 17 апрелендә Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырыла.