Рәсми хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Муниципаль хезмәткәрләр имтихан тапшырды
Балтач район Советында муниципаль хезмәткәрләрнең чираттагы аттестацияләре узды
-
Балтачлылар "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре" Ассоциациясенең XII съездында катнашты
Җирле үзидарә органнарының төп бурычы - социаль объектларны сыйфатлы эксплуатацияләү һәм төрле вакыйгаларга бәйле чараларны актив уздыру, диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде
Татарстан Республикасы Россия Президентының “май указлары”н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов
-
Яӊа елга бюджетны раслап керәбез
Район Советының унсигезенче утырышында Балтач муниципаль районының бюджеты кабул ителде
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.
-
Ирешелгән уңышларның башлангычы яки бүген районда узган конференция турында (+фоторепортаж)
Бүген район советының утырышлар залында “Бердәм Рәсәй“ Бөтенрәсәй сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең XXVII нче конференциясе булып узды.
-
Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясендә катнаша (фото)
Бу сәгатьләрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсенең чираттагы 27нче конференциясе бара.
-
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары балтачлыларга нинди лекция укыды
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, бүген Балтачта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары лекция укыды.
-
Тикшерүләрдән соң "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда хилафлыклар ачыкланды (+фото)
1 ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда финанс-бюджет мәсьәләре һәм эшчәнлекләрен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында киңәшмә үткәрелде.
-
Илдар Габдрахманов: “Фәкать үзебездән генә тора!” Әлеге язманы укымый калмаган идегезме
Бишенче мәртәбә районыбызда гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Алда тагын референдум көтә, бу уңайдан шушы һәм башка яңалыклар хакында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов белән әңгәмә кордык.
-
Район Советының 17нче утырышында Балтачның киләчәге хәл ителде
Район Советында Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
-
Балтачта иртәгә ат чабышы сезонын ябу чарасы була
21 октябрь, ягъни шимбә көнне, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге болынлыкта "Ат чабышы - 2017" сезонын ябу уңаеннан, ат ярышлары була
-
Балтачлылар, генераль план проекты буенча гавами тыңлаулар үтәчәк
14 ноябрь көнне, сәг.10.00дә Балтач районы башкарма комитеты бинасында (утырышлар залы, 3 кат) Балтач шәһәр җирлеге һәм "Көньяк-Көнбатыш" микрорайонының генераль планы проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрелә. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты Фото Гөлзидә Газизуллинаныкы
-
Игътибар! Шимбә көнге чаралар якшәмбегә күчерелә!
Хөрмәтле райондашлар, һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, иртәгә, ягъни 7 октябрь көнне районда була торган чаралардан район үзәгендә һәм Чепьяда оештырылачак ярминкәләр, Балтач үзәгендәге яңа паркны кулланылышка тапшыру тантанасы якшәмбе көнгә - 8 октябрьгә күчерелә.
-
Балтач шәһәр җирлегендә үзарасалым 450 сум булачак (+фото)
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 26 сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында референдум уздыру һәм үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту буенча утырыш булды.