16 декабрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы булып узды
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләп үтелде. Район Советының 11-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 1.Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинның чыгышы тыңланды. Ул Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш...
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләп үтелде.
Район Советының 11-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1.Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинның чыгышы тыңланды. Ул Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында (икенче укылыш) бәян итте.
2. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына бюджеты турында (икенче укылыш) чыгыш ясады.
3. Район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова 2017-нче елга Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы белән таныштырды.
4. Район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова үз чыгышында Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.
5.район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Мустафин көн тәртибендәге ике мәсьәләгә тукталды. ул Балтач муниципаль районының муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәсен кабул итү хакында һәм Балтач район Советының Регламентына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясады.
Утырышны алып барган район ббашлыгы Рамил Нотфуллин түбәндәге карарны тәкъдим итте:
1. Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 11-нче утырышын 2016-нчы елның 21-нче декабрендә иртәнге сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырырга (мәдәният үзәгендә).
2.Утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне кертергә.
3.Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм шәхси эшмәкәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев