Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Афәтне бары бердәм булып җиӊеп була

Балтач районыныӊ Гадәттән тыш хәлләр буенча комисссия утырышыныӊ соӊгы икесе республикада таралган афәт - «кош гриппы»на багышланды.

Бүгенге сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров урыннарда бу тарала торган авыруны кисәтү буенча эш торышын «начар», дип билгеләде. Авылда кош-корт асраучылар белән җыелып сөйләшү юк, бүгенге көндә бу авыру ачыкланса, карантин кертелгән очракта авыл хуҗалыгы районы буларак, без продукцияне сата алмаячакбыз, диде ул. Чыгыш ясаган район баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов бу авыруны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген тагы бер кат искә төшерде. Ә инде район прокуроры Айрат Низамиев һәркемнеӊ закон алдында җаваплылыгы турында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш