2014 елның 27 апрелендә булып узган Балтач муниципаль районы «Карадуган авыл җирлеге», «Норма авыл җирлеге», «Салавыч авыл җирлеге», «Сасна авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләрендә өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Карадуган авыл җирлеге, 5 нче округ, исемлекләргә кертелгән сайлаучылар - 139, тавыш бирүдә катнашучылар - 130 (93,53%).
Биктаһиров Булат Марсель улы - вакытлыча...
2014 елның 27 апрелендә булып узган Балтач муниципаль районы «Карадуган авыл җирлеге», «Норма авыл җирлеге», «Салавыч авыл җирлеге», «Сасна авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләрендә өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Карадуган авыл җирлеге, 5 нче округ, исемлекләргә кертелгән сайлаучылар - 139, тавыш бирүдә катнашучылар - 130 (93,53%).
Биктаһиров Булат Марсель улы - вакытлыча эшсез, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 0,77% тавыш җыйган;
Низамиев Шамил Вәкил улы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Карадуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Балтач җирле бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 99,23% тавыш җыйган (сайланылган депутат).
Норма авыл җирлеге, 2нче округ, исемлекләргә кертелгән сайлаучылар - 297, тавыш бирүдә катнашучылар - 293 (98,65%).
Аникина Вероника Дмитрий кызы - вакытлыча эшсез, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 4,44% тавыш җыйган;
Гатауллин Тимур Фәргать улы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең укытучы-тренеры, бәйсез кандидат, үз-үзен күрсәтү белән теркәлгән - 92,83 % тавыш җыйган (сайланылган депутат).
Салавыч авыл җирлеге, 4нче округ, исемлекләргә кертелгән сайлаучылар - 140, тавыш бирүдә катнашучылар - 140 (100%).
Әминов Рамил Шамил улы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее» укытучысы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Балтач җирле бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 93,57% тавыш җыйган (сайланылган депутат);
Ульянова Екатерина Андрей кызы - вакытлыча эшсез, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 6,43% тавыш җыйган.
Сасна авыл җирлеге, 7нче округ, исемлекләргә кертелгән сайлаучылар - 75, тавыш бирүдә катнашучылар - 75 (100%).
Ремнев Дмитрий Валерий улы - вакытлыча эшсез, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 0,00% тавыш җыйган;
Ситдыйков Фирдәүс Габдулла улы - «Сасна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Балтач җирлек бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән - 100% тавыш җыйган (сайланылган депутат).
Татарстан Республикасы Балтач район территориаль сайлау комиссиясе
Фото: http://allnahabino.ru/vybory-v-krasnogorskom-rajone-predstaviteli-edinoj-rossii/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев