Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта район бюджетын формалаштыру буенча комиссия утырышында ниләр булган, шул хакта...

20 апрель көнне өченче чакырылыш Балтач район Советы бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.

Комиссия утырышы эшчәнлегендә катнаштылар:
1.Гыйлаҗев Наил Рәүф улы – комиссия рәисе;
2.Хәкимов Сәйдәш Шәмси улы – комиссия рәисе урынбасары;
3.Гарифҗанова Нурзалия Фаек кызы – комиссия секретаре;
4.Асхадуллин Зиннур Нурлыҗан улы – комиссия әгъзасе;
5.Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүм улы – комиссия әгъзасе;
6.Степанова Лариса Валентиновна – комиссия әгъзасе;
7.Йосыпов Рифнур Гайнан улы – комиссия әгъзасе.

Шулай ук Сабирҗанов Н.Н. – район башлыгы урынбасары; Ильясов Р.М. – район финанс-бюджет палатасы рәисе; Галиуллина Г.М. – район прокуроры ярдәмчесе; Заһидуллин Р.Р. – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе катнашты.

Утырышны комиссия рәисе Гыйлаҗев Наил Рәүф улы алып барды.

Бүгенге комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (икенче укылыш).
2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 3 айлык бюджет үтәлеше турында.

Санап үтелгән көн тәртипләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.

4. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан 2018 елда планлаштырылган чараларны үткәрер өчен кирәкле финанслар турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис Заһидуллин чыгышы тыңланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет