Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды (+фоторепортаж)

9 ноябрь көнне районның сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов, Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, территориаль сайлау комиссиясе секретаре Рәзинә Мөхәммәтҗанова, авыл җирлеге башлыклары, сайлау участоклары рәисләре һәм сәркатипләре катнашты. Көн темасына куелган мәсьәләләр буенча югарыда санап үткән җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды.
Агымдагы ел сәяси вакыйгаларга бай булды. Язын гына 2016 ел өчен рреферендум узган иде, ә аннан соң Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакыйгасы булды, инде менә кабат 2017 ел өчен референдум үтәчәк. Әлеге чараның төп максаты да 20 ноябрь көнне республика күләмендә шул исәптән, Балтачыбыз җирлегендәге сайлау участокларында халыктан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәрүгә әзерлек иде.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов:
- 2013 елдан Президент боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп килде. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайтты. Быел "1гә 4" алымы соңгы тапкыр үткәрелә, ә киләсе елдан "1гә 2" исәбеннән дип кабул ителәчәк. Шуңа күрә хөрмәтле авыл җирлеге башлыклары, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, җирле халык белән уртак фикергә килеп, аңлашып, референдумны тиешле дәрәҗәдә үткәрсәгез иде! - дип мөрәҗәгать итте.
Әлеге чарада шулай ук сайлаулар һәм референдумнар үткәрүдә зур өлешләрен керткән һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау таныклыгы белән - территориаль сайлау комиссиясе секретаре Рәзинә Мөхәммәтҗанова, Шубан №1081 участок сайлау комиссиясе (УСК) рәисе Сәгүрә Васильева, Рәхмәт хатлары белән - Норма №1091 УСК секретаре Илһамия Гыйләҗетдинова, үзәк сайлау комиссиясе система администраторы Рүзәл Зыятдинов, Борнак №1077 УСК рәисе Гөлсирә Нургалиева, Шеңшеңәр №1080 УСК секретаре Фәния Шәфигуллина бүләкләнде.
Район башлыгының Рәхмәт хатына Салавыч №1074 УСК секретаре Һидая Шакирҗанова, Иске Көшкәт №1086 УСК рәисе Светлана Щербакова, Смаел №1076 УСК секретаре Илзирә Якупова лаек булды. Шулай ук Балтач районының территориаль сайлау участогы рәисе исеменнән һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы бүлекчәсе секретаре исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250