25нче мартта икенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы булды, анда Балтач район Советының чираттагы 29нчы утырышын 2014нче елның 27нче мартына иртәнге сәгать 09.00га билгеләргә дигән карар кабул ителде. Утырыш район Советының утырышлар залында узачак.
Район Советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим итеде:
1).Балтач муниципаль районының 2013нче елгы бюджет үтәлешен раслау турында.
2). Балтач муниципаль районы җирлекләренең 2013нче елдагы эшчәнлекләрен бәяләү нәтиҗәлере турында.
3).Мәдәният елы уңаеннан 2014нче елда Балтач муниципаль районында үткәрелә торган чаралар турында.
4).Балтач муниципаль районында муниципаль учреждения җитәкчеләре, муниципаль хезмәтнең югары һәм төп группалардагы идарә вазыйфаларына кадрлар резервы булдыру турында.
5).Балтач муниципаль районында дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен башкару турында.
Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр чакырулы.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/589443.htm
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев