Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район башлыгы авыл эшмәкәрләрендә эшлекле сәфәрдә булды

Һәр авылның үз эшмәкәрләре бар. Авылда туып-үсеп, шунда тормыш корып, яшәргә калган егет-кызлар арасында үз кәсепләрен булдырып, халыкка хезмәт итүчеләр елдан-ел арта бара.

"Тормыш авыр, эшсезлек", дип зарланырга урын калдырмыйча, үз бизнесларын булдырырга омтылалар. Дәүләт салым органнарынннан качып түгел, ә рәсми рәвештә шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп эшлиләр алар. Шулай ук эш урыннары да булдыралар. Авылларда иң киң таралганы кибет тоту, авыл хуҗалыгы техникалары белән хезмәт күрсәтү, терлек, кош-корт үрчетү яки алып кайтып сату белән шөгыльләнү...

Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл җирлекләрендәге шәхси эшмәкәрләрне барлау һәм аларның эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, аларның эш урыннарына эшлекле сәфәр белән була. Күптән түгел Карадуган авылында блок сугу, сеткалар үрү, бүлмә ишекләре ясау белән шөгыльләнүче Фәнис Хөсәенов һәм Балтач бистәсендә йорт җиһазлары җитештерүче Айрат Хәкимҗанов, Норма авылында металлосайдинг ясаучы Марат Шәйхетдинов белән күрешкән иде.
Күзгә-күз очрашып сөйләшү барышында эшнең нәтиҗәсе, җитештерүчәнлекнең күрсәткечләре, хәл ителәсе мәсьәләләр ачыклана һәм киләчәккә максат-бурычлар билгеләнә. Чираттагы визит Бөрбаш авылына булды. Анда иттән продукция җитештерү белән шөгыльләнүче Илшат Гыйльмуллин һәм агач эшкәртү цехы булдырган Булат Фазлыев бар. Илшат Гыйльмуллин берничә ел элек авылда беренчеләрдән булып, колбасалар ясау белән шөгыльләнә башлый. Ул бары тик ат итеннән генә дә казылык, ветчина, бастырма, ысланган кабыргалар җитештерә. Шушы көннәрдә үзе җитештергән продукцияләргә "Туган як" исеме астында зәвыклы этикетка булдыруны рәсмиләштереп йөри. Илшат әфәнде шулай ук шәхси хуҗалыкларның үзләре җитештереп алып килгән иттән колбасалар ясап, каз-үрдәк, тавыклар да ыслап бирә.

Ә икенче бер шәхси эшмәкәр - Булат Фазлыев агач эшкәртү остасы буларак мәгълүм. Ул үз кул астында эшләүче егетләре белән бергәләп юкә агачыннан тулы комплектта мунча ишекләре ясый. Төзелеш өчен төрле үлчәмдә агач материаллары әзерли.

Егетләрнең икесе дә хәзерге көндә уңай гына эшлиләр. Эшчеләренә хезмәт хакын вакытында түләп, сорау булганда товар яки продукцияләтә дә биреп, исәп-хисапны вакытында башкарып барырга тырышалар. Район башлыгы Рамил Рашитович аларның эшчәнлегеннән канәгать калды. Менә шундый тынгысыз җанлы, тәвәккәл, тырыш эшмәкәр егетләре булганда авылларыбыз яши әле ул.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250