Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Дәүләт Советында чыгыш ясады (фото)

29 июнь көнне Казанга эшлекле сәфәр белән Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитетының күчмә утырышы башланганчы, комитет рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Михаил Дегтярев килде. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Әлеге чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин "Балтач районында яшьләр эше һәм физик культураның торышы" дигән тема белән чыгыш ясады.

Рамил Нотфуллин районыбызда даими төстә эшли торган спорт объектларының аз булуы, спорт инвентарьларының җитәрлек күләмдә кайтартылмавын, телевидениеда федераль дәрәҗәдә барган спорт ярышларының финал этабының тиешле күләмдә, тулысынча яктыртылмавын һәм районда, авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләр өчен кабул ителгән торак шартларын яхшыртуга кагылышлы дәүләт программаларының үтәлеше буенча мәсьәләләр күтәрде.
Аның чыгышы Федераль Үзәк комитеты тарафыннан уңай бәяләнде.
Бу хакта тулырак министрлыкның рәсми сайтында басылган язмада таныша аласыз: mdms.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250