12 ноябрь көнне өченче чакырылыш Балтач район Советының унынчы утырышы булып узды.
Өченче чакырылыш Балтач район Советының унынчы утырышының көн тәртибендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин - «Балтач муниципаль районының 2016 елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017-2019 елларга үсеш фаразлары турында» , ә икенче һәм өченче көн тәртипләре буенча сүз район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов «Балтач муниципаль районының 2016 елга кабул ителгән бюджетының 9 айлык үтәлеше турында» һәм «Балтач муниципаль районының 2017 елга, 2018-2019 елларның планлы чорына бюджет проекты турында» дигән темаларга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
Район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова исә «Балтач район Советының 2011 елның 21 маенда кабул ителгән 48 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында», «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендә булган мөлкәтнең исемлеген булдыру, аны алып бару һәм бастырып чыгару тәртибе турында» һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлеген раслау турында» дигән темаларга докладлар белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары Шамил Борһанов «Балтач муниципаль районында индивидуаль торак төзелеш һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкны алып бару өчен арендага бирелә торган җир кишәрлекләренең мәйданы һәм рөхсәт ителгән төзелеш объектларының параметрлары турында» сөйләде, таләпләрне аңлатты.
Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров утырышта депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән фикерләрне, киңәшләрне алдагы утырышларда хәл итәргә ышандырдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев