Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Тикшерүләрдән соң "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда хилафлыклар ачыкланды (+фото)

1 ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда финанс-бюджет мәсьәләре һәм эшчәнлекләрен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары һәм ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Финанс-бюджет палатасы рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән бухгалтериянең әлеге тармак буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты.


Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов белән район башлыгы ярдәмчесе, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең җаваплы белгече Энҗе Гарипова җитәкчелегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгышлар ясалды.

"Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда 2016нчы һәм агымдагы елның яртыеллыгында уздырылган чаралар анализланды, килеп чыккан җитешсезлекләр, финанс мәсьәләләре белән бәйле хилафлыклар хакында ассызыкланды. Аларга ачыклыклар кертелде. Киләчәктә аларны бетерү өстендә эш алып барырга, эчке финанс контролен көчәйтергә дигән бурыч куелды.

Мәдәният оешмаларында эшләүчеләрнең, яки эшкә яңа хезмәткәрләр алганда, аларның тиешле белеме булуына игътибар итәргә, булмаган очракта хезмәткәрнең укырга керүен, белемен күтәрүен таләп итәргә кирәклеге әйтелде. Шулай ук бер оешмада директор вазыйфасындагы затның тормыш иптәше яки якын туганы эшләүне комиссия нигезендә тикшерергә, чөнки бу коррупциягә каршы законнарны бозу очрагы буларак кабул ителүе ихтимал дип искәртелде.

erid: 2VtzqwTSgT9


Район башлыгы Рамил Нотфуллин җыелыш азагында йомгак ясап: "Районның мәдәният, спорт, мәгариф тармаклары өчен район бюджетыннан шактый зур суммада акчалар бүлеп бирелә. Ә аларның максатчан тотылышы катгый контрольдә булырга тиеш. Үткәрелгән бу тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда һәм бухгалтерия өлешендә җитешсезлекләрнең күп булуы ачыкланды. Бу бер дә канәгатьләндерми. Шуның өчен район Контроль-хисап палатасына 2017 елга тулысынча кабат тикшерү уздырырга. Еллык чаралар графигын һәм сметалар әзерләүгә җитди карарга, финанслану мәсьәләләрен вакытында хәл итү йөзеннән "юл картасы" булдырырга, чаралар үткәрүдә барлык төр тиешле таләпләрне үтәргә. Җитешсезлек һәм кимчелекләрне ел азагына кадәр төзәтергә”, дигән бурычлар билгеләде.

 

Рәсми Балтач

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9