Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта аз керемле гаиләдә үсүче балаларга санаторийларда бушлай тернәкләнү узар өчен юлламалар тәкъдим ителә.

Бала пособиясе алучы мәктәп яшендәге балаларны бушлай, 24 көнлек дәвалану һәм тернәкләнү курслары узар өчен балалар санаторийларына чакырабыз.

-"Свияга" (Апас районы) 4нче февральдән 28нче февральгә кадәр;
- "Лесная сказка" (Мари Эль) 2нче февральдән 1нче мартка кадәр;
- "Кооператив" (Мари Эль) 21нче марттан 13нче апрельгә кадәр.
Дәвалану процедураларын педиатрның тәкъдим-күрсәтмәләреннән чыгып билгелиләр. Санаторийга барырга уйлаган очракта, 3 көн алдан медицина тикшеренүе узарга кирәк.
Балаларның укулары кала, дип тә борчыласы юк. Чөнки математика, физика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз телләре кебек төп фәннәрдән укулар оештырылып, алынган билгеләрнең табеле кайтып киткәндә балаларның кулларына тапшырыла.
Балаларны тиешле урынга алып барып кую һәм алып кайту да мәшәкатьләр тудырмый, әти-әниләрдән чыгымнар тотылмый.
Хөрмәтле әти-әниләр, мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Сезнең тарафтан заявкалар көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефоннар: 2-65-05, 2-55-05.
Район социаль яклау бүлеге.
Фото: http://www.dddmarket.ru/new/002277/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250